29 март 2019 яңалыклары
-
Радик Юлъякшинның хәле авыр...
Бервакыт сәламәтлек торышы белән бәйле рәвештә Радик Юлъякшин кырыкка якын концертын үткәрә алмаган. Ләкин кешеләр билетларын кире тапшырмаган, савыгуын көткәннәр.
-
Чаллыда өлкән яшьтәге хатын-кыз, түбәдән өстенә кар төшеп, җитди тән җәрәхәтләре алган
Гадәттән тыш хәл кичә 68нче микрорайонда булган.
-
Россиядә балаларны аз керемле гаиләләрдән алуны тыярга тәкъдим итәләр
Алга таба гаиләдә калу баланың сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудырган очраклар гына аны әти-әнисеннән аеруга сәбәп була ала.
-
Еще один сквер благоустроят в Набережных Челнах
Он расположен в 39-м комплексе
-
Яр Чаллының сугыш ветераннары өчен госпиталендә 2018 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды
Яр Чаллыда сугыш ветераннары өчен госпитальнең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган хисап җыелышы булды. Анда шулай ук агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
-
Яр Чаллыда халыкка ашыгыч хәбәр җиткерү системасын тикшерәчәкләр
2 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә хәрби гамәлләр, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында барлыкка килгән куркынычлар турында халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр җиткерү системасының эшкә яраклылыгын һәм нәтиҗәлелеген тикшерү үткәреләчәк.
-
Авыл хатыннарының эш сәгатен арттырырга җыеналар
Авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар. Хәзер алар атнасына 36 сәгать эшләргә хокуклы. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бу норманы гамәлдән чыгару яки саклап калу мәсьәләсен карыйлар
-
Азат Фазлыев: "Кызганыч, бу көннәрдә негатив күп ишетергә туры килде"
Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләсенә бу көннәрдә шактый тәнкыйть сүзләре укып, бик күп негатив ишетергә туры килгән
-
Комсомол районында Мәләкәс елгасы буйлап рейд үткәрелде
Бүген Комсомол районы администрациясенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) һәм су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе вәкилләре белән чираттагы уртак профилактик рейд үткәрелде.
-
В Челнах упавший с крыши снег снова травмировал пенсионерку
Женщина госпитализирована
-
Россиядә беренчеләрдән булып
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында яңартылган линия эшли башлый.
-
Балалар бакчасы 1 сентябрьгә ачылыр
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев яңа объектларда төзелеш барышы белән танышты.
-
"Татар егете - 2019" төбәк яшьләр милли проекты финалистлары билгеле булды
"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете – 2019" төбәк яшьләр милли проектының сайлап алу туры узды.