29 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Гашура көнендә ураза тоткан кешенең бер еллык гөнаһлары гафу ителә
Гашура көне мөселман календаре буенча елның беренче ае - Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Гашура сүзе гарәпчә 10 дигән сүз. Быел ул 30 октябрьгә туры килә.
-
Агулы гөмбәне ачыклыйбыз
Ни кызганыч, ел саен әле тегендә, әле монда гөмбә ашап агуланучылар турында ишетеп, укып торабыз. Менә шундый аянычлы хәлләр булмасын өчен бик ышанычлы һәм гади ысул хакында языйм әле. Бу ысул хакында миңа былтыр көз урманда опята җыеп йөргәндә, таныш ир-атлар очрап, алар сөйләгәннәр иде.
-
Чаллылы кишерләрен кер юу машинасына салган
Чаллыда яшәүче бер ханым Интернет киңлекләрендә быелгы кишер уңышының мул, әмма вак булуга зарлана. Ләкин шунда ук аны кышкылыкка саклау серләре белән дә уртаклаша. Баксаң, ул кишерләрне кер юуу машинасына тутырган һәм "чайкату" режимына куеп әйләндергән. Аннан чип-чиста кишерләр килеп чыккан. Аларны кыргычтан үткәреп, суыткычка куеп туңдырасы гына калган. Әгәр...
-
Үзенчәлекле фестиваль үтәчәк
21 октябрьдә Чаллыда Орган залы каршындагы мәйданда республика күләм урго-фин халыклары фестивале уза. Аның кысаларында фольклор, гамәли-сәнгать үрнәкләре күрсәтелә. Шулай ук пилмән фест та уздыру планлаштырыла.
-
Армиягә көзге чакырылыш башлана
Русия Президенты Владимир Путин 2017 елның октябрь-декабрь айларында хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек гражданнарны чакыру турындагы боерыкка кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган.
-
Чаллы үзәге Кызыл мәйданнан ким булмаячак
Шәһәрнең үзәге - "Азатлык" мәйданында төзекләндерү эшләре кызу темплар белән бара. "Стрелка" компаниясе Голландиянең DROM бюросы белән берлектә эшләгән проектны шәһәр җитәкчеләре уңай бәяләгән иде. План буенча төзекләндерү өч этапта барырга тиеш.