29 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллы кешесен самолетта очканда утыргычка скотч белән бәйләп куйганнар
Урал округы буенча тикшерү идарәсендә «Благовещенск - Екатеринбург» авиарейсында килеп чыккан җәнҗал буенча тикшерү эше башладылар. Самолет бортында экипаж хезмәткәрләре ярсыган пассажирны куркынычсызлык каешлары һәм скотч белән бәйләп куялар. //Интертат// Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Искәртеп үтик, кичә «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Благовещенск -...
-
Дума комитеты Россия мәгариф министрлыгына телләр мәсьәләсенә караган тәкъдимнәр юллаган
Россия мәгариф министрлыгына Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитетыннан Россиядә туган телләрне саклау мәсьәләсенә караган тәкъдимнәр тупланмасы юлланган. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте. "Туган телләр һәм Россия субъектларының дәүләт телләрен саклау мәсьәләсен без тынычланып, хәл итеп бетерәбез дигән...
-
Ана капиталы озайтылды, яңа елдан икенче һәм өченче балалары туганнарга махсус ипотека программасы гамәлгә керә
Россия Президенты Владимир Путин балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясен гамәлгә ашыру буенча координацион совет утырышында ана капиталының 2021 елга кадәр озайтылуын хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез: ана капиталы 2018 ел ахырында бетәргә тиеш иде. Президент аны куллануның өстәмә мөмкинлекләрен дә карарга кушты. Моннан тыш ул социаль-демография өлкәсендә тагын берничә яңалык көтеләчәген...
-
Кеше оча аламы?
Оча торган кешеләр турында ишеткәнегез бармы? Әлбәттә, һавада очып йөрүче геройлар турында әкиятләрдә күп тасвирланган. Шул ук вакытта тарихта да бу гаҗәеп күренешнең шаһиты булучылар күп. Адәм баласының оча белү сәләтен уникаль сәләт - левитация диләр. Һиндстанның борынгы язмаларында йогаларның, брахманнарның, маглар һәм фәкыйрьләрнең һавага күтәрелү очраклары, очарга өйрәтү инструкциясе...
-
Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә. Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. "Кытай татары" ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның бездә онытыла башлаган музыкаль байлыгын, ниндидер...
-
Чаллыда татар телен ата-аналарның 69 проценты сайлаган
Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белдерүенчә, балалары Чаллы мәктәпләрендә укучы ата-аналарның 69 процентка якыны "Ана теле" дәресләре кысаларында татар телен өйрәнүне сайлаган. Чаллы шәһәренең мэриясе сайтында nabchelny.ru хәбәр ителгәнчә, шәһәрдә татар телен өйрәнүгә атнага 3 сәгать аерылган, урыс теленә исә - 6-8 сәгать. Бүгенге көндә уку планнары федераль...
-
Кар быел явачакмы?
Кар быел кайчан явар икән? Күп шәһәрдәшләребезне шул борчый башлаган. Иртән караңгы, кич эштән кайтканда тагы караңгы. Кар яктысы булса күңелләр күтәренеке булыр иде, диләр кешеләр. Кемнеңдер инде чаңгыда шуасы килә, кемдер боз өстенә тимераякта элдерәсе . Кар яавып бозлавыклар булмауга машина йөртүчеләр генә сөенә икән. Чаллыда җир өстен кайчан...
-
ВИЧ- заман афәте
ВИЧ белән авыручылар саны көннән-көн арта. Быел республикабызда Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча 1034 кешедә табылган. Бигрәк тә бу вирусны йөртүче кешеләр Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә һәм районнарында күп. Чаллы да шушы исемлекне дәвам итә. Әле соңгы атнада гына автокалада дүрт кешедә ВИЧ барлыгы ачыкланган. Ноябрьнең уртасында алынган мәгълүматларга караганда Татарстанда...
-
Чаллыдагы яңа төрек заводында уртача хезмәт хакы 55 мең сум булачак
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин рәислегендәге республика комиссиясе Макметалл төрек компаниясенең «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты статусын алуга биргән гаризасын хуплады. Макметалл арматур челтәр җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Елына 10 мең тонна продукция эшләп чыгарылачак. Оешма үз проектына 100 млн сум тирәсе акча инвестицияләргә һәм 30дан артык эш урыны булдырырга әзер. Җитештерүне 2018...