29 декабрь 2017 яңалыклары
-
8-14 январь ТВ Программа
8-14 январь көннәре өчен атналык телевизион программа (карау өчен язуга басыгыз)
-
Чаллыда бәйрәм чаралары кайда үтәчәк?
31 декабрьдә дә шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре халкыбызга һәм Чаллы кунакларына кызыклы программалар әзерләгәннәр. Бу көнне 19 сәгатьтә Сидоровка паркында, ЗЯБ бистәсенең "Бумажниклар" тукталышындагы чыршы янында бәйрәм чаралары башлана. Ә "Азатлык"та "Карнавал төне" тамашасы башланып китә.
-
Ледянка” һәм “плюшка”ларда шууны тыярга кирәк!
Казан дәүләт медицина академиясе эксперты балаларны "ледянка" һәм "плюшка"ларда шудыру умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, дип саный. "Бу бик җитди проблема. Балаларны "ледянка" һәм "плюшка"ларда шудыру умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, күп кирәкмени балага? Ул аларда утырганда умыртка баганасы йомшарган була. Җәрәхәт алу өчен бер бәрелү җитә. Шуңа да андый...
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Шәһәребездә бәйрәм чаралары гөрли. "Энергетик", "КАМАЗ" мәдәният сарайларында, Чаллы татар дәүләт драма, курчак һәм "Мастеровые" театрларында балалар өчен хаким чыршылары уза. Күңел ачу үзәкләрендә, ял базаларында хезмәт коллективлары иске елны озату, яңа елны каршы алу бәйрәмнәре үткәрәләр.
-
Президент беренче балага айлык түләүләр турындагы канунны имзалады
РФ Президенты Владимир Путин беренче бала туган очракта алык түләүләр кертелү турындагы канунга кул куйды. "Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турындагы" Федераль канун хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.
-
Сез Яңа елны кайда каршылыйсыз?
"Российская газета" хәбәр итүенә караганда, Русия халкы Яңа елны каршыларга планлаштырган иң популяр илләр унлыгына Италия, Германия, Испания, Чехия, Бөекбритания, Франция, Грузия, Таиланд, Австрия һәм АКШ кергән.
-
Яңа елда йолдызлар яңгыры көтелә
Галимнәр Яңа ел бәйрәмнәре чорында метеоритлар агымын вәгъдә итә. Ләкин ай тулган булу сәбәпле, аны күрү авыррак булачак. Беренче метеор агымын нәкъ Яңа ел төнендә, иртәнге сәгатьләрдә күзәтергә мөмкин булачак. Йолдызлар яңгырының пик сәгате 3 гыйнварда, Мәскәү вакыты белән 22-23 сәгатьләргә туры килә. Аны күрер өчен күктә Җидегән йолдызны табарга...