30 октябрь 2021 яңалыклары
-
Иммунитет: нәрсә ул, ничек ныгытырга һәм нинди кәңәшләр бар?
Урамда көзге суыклар башланды, арабызда төчкереп, «мышык-мышык» килеп утыручылар байтак. Салкын тидереп, бер дә урын өстендә авырып ятасы килми шул. Табиблар иммунитетны ныгытырга кушалар, бигрәк тә бүгенге көндә, коронавирус инфекциясе нык таралган вакытта.
-
Күрмичә бәрдереп киткән
Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-ат Алексеевск районындагы терлек комплексы территориясендә булганда, хезмәттәшләре белән бергә салам салынган төргәкләрне махсус саклагычка күчерү буенча эш башкара торган була.
-
Кино төшергән вакытта кеше үтергән
Америка актеры Алек Болдуин «Ржавчина» фильмын төшергән вакытында ялгыш кеше үтергән.
-
Балыкчылар суга баткан
23 октябрь көнне өч ир-ат балык тотарга дип Тукай районының Ык елгасына китә.
-
Минималь хезмәт хакы күләме арта
Дәүләт Думасы беренче укылышта минималь хезмәт хакы күләмен билгеләү турында закон проектын кабул итте. 2022 елдан ул 13,6 мең сум тәшкил итәчәк.
-
Ноябрь ялларында күпфункцияле үзәкләр ничек эшли?
Яңа коронавирус инфекциясе таралуны туктату максатыннан, 11 октябрьдән Татарстанда яңа чикләүләр кертелүе турында газетабызда язган идек инде. Шуннан соң, шәһәрнең күпфункцияле үзәкләренә халык ташкын кебек агыла башлады, 3 филиалда да чиратлар хасил булды.
-
Кызыклы да, файдалы да якшәмбе
Мәскәү татарлары штабында яшьләр өчен чираттагы кичә узды. Мондый кичәләрнең төп максаты – татар студентларын берләштерергә, үзара таныштырырга һәм аралашканда сөйләмгә татар телен кертергә омтылу. Әлеге кичәләр айга ике-өч тапкыр оештырыла.
-
Бүләккә – газета
Чаллы ТЭЦының профсоюз комитеты предприятиенең 50 еллыгы уңаеннан, үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга 2022 елның беренче яртысына «Шәһри Чаллы» газетасын бүләк итте.
-
Заһриевлар гаиләсенә – бер миллион
48/20 йортындагы шартлаудан кызлары Аделинаны югалткан Заһриевлар гаиләсенә ТР Хөкүмәте карары белән бер миллион сум акча түләнде.