31 июль 2019 яңалыклары
-
Тукайлылар уракка төште
Үткән җомгада Тукай районы игенчеләре уракка төште. Узган елдагыча, аңа старт «Гигант» хуҗалыгының көзге бодай басуында бирелде. Гигантлылар артыннан бөртеклеләрне суктыруга «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыкларында, «Биклән» җитештерү кооперативы, «Кама» агрофирмасында керештеләр. Бүгенгә районда 306 гектар мәйданнан 991 тонна ашлык җыелды. Белгечләр фикеренчә, быел уңыш бик мулдан.
-
Яр Чаллыда 7 млрд сумнан артык суммага объектлар төзеләчәк һәм капиталь ремонтлаячак
2019 елда Яр Чаллы 13 республика программасында катнаша, алар кысаларында, федераль һәм республика бюджетлары хисабына 7 млрд 156 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт алып барыла.
-
Яр Чаллыда беренче тапкыр KAMA SWIM ачык суда йөзү турниры була
4 августта, Яр Чаллыда беренче тапкыр, Кама елгасында йөзү узачак. KAMA SWIM ярышлары TIMMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында узачак.
-
Яр Чаллыда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алышалар
тарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Роман Мугерман һәм Леонид Барышев Автозавод районында яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү планы турында фикер алыштылар.