31 октябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллыда башлангыч сыйныф укучылары “Беренче театр”ны сәхнәләштерде
"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", - ди татар халкы. Шуңа күрә дә, балаларда телгә, әдәбияткә мәхәббәт, беренче чиратта өйдә тәрбияләнсә, икенче тәрбияче - мәктәп булырга тиеш. Шәһәребезнең 21 нче мәктәбе, бу өлкәдә, күпләр өчен матур үрнәк булып тора. Анда инде бик күп еллар буе "Чишмәкәй" театр түгәрәге эшләп килә....
-
Автокалада музыкаль театр оешты
Казанда музыкаль театр төзү турында күптәннән сөйлиләр инде. Чаллыда исә аны сүздә генә калдырмадылар, ә тормышка да ашырып куйдылар. Ул "Эврика" мәдәният үзәге каршында үзенең эшен башлап җибәрде. Театрны Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев җитәкли.
-
Бакчачы колагына
Ноябрь - көзнең соңгы ае. Көннәр кыскарганнан-кыскара, әле кар, әле яңгыр явып, әче җилнең үзәккә үтүләре ешая. Кышка аяк басар алдыннан бакчаларда нинди чаралар үткәрү кирәклеге хакында сөйләшеп алыйк.
-
2030 елда дөньядагы 15-29 яшьтәге халыкның өчтән бергә якыны мөселманнар булачак
Мөселманнарның бүгенге буыны бөтен дөнья буйлап актив сәяхәт итә һәм моннан файдаланырга теләгән илләргә үзләренең туристлык тармагын алар өчен кызыктыргыч итәргә кирәк, дип саный экспертлар. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.
-
Кикбоксинг буенча турнир үтте
Шәһәрдә Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе призына кикбоксинг буенча ярышлар булып үтте. Анда Татарстанның 10ннан артык шәһәреннән 116 спортчы катнашты. Алар ике көн комбинатның "Бумажник" физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә яшәделәр, күнекмәләр алдылар. Ярышлар WAKO кагыйдәләре буенча лайт-контакт һәм фулл-контакт стиләләрендә үтте.
-
Чаллы студентлары Россия бәйгесендә катнаша
Чаллыда WorldSkills Russia бәйгесенең беренче шәһәр этабы башланды. WorldSkills Russia халыкара хәрәктенең максаты - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырыла. Быел Россиядә беренче тапкыр бәйге программасына укытучы һөнәре дә кертелде. Бу уңайдан Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында 3 көн дәвамында иң яхшы укытучыны сайлау буенча бәйге бара.