Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Деловые новости

Татарстанга яз үз вакыты белән килә

Татарстанга яз соңга калмыйча, үз вакыты белән килә

 

Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.

“Еллык уртача күзәтүләрне без норма дип саныйбыз. Норма буенча, безнең республикада уртача тәүлек температура 6 апрельдә 0 градустан күтәрелә башлый. Әгәр һава температурасы бер атнадан 0 градус чиген уза икән, димәк, яз үз вакытында килә дигән сүз.

Интернеттан да якынча фаразларны карадым. Анда да 6 апрельдән соң һава торышы әкренләп күтәрелә башлый дип язылган. Әгәр шулай икән, без март салкын килсә дә, яз соңга кала дип әйтә алмыйбыз. Бу – республика өчен уңай, үз вакытында килә торган яз”, – диде Шайтанов.

Галимнең күпьеллык күзәтүләре буенча, басуда кардан ачылган урыннар 10-11 апрельдә күренә башлый. Кырларда барлык кар 17-19 апрель ахырында эреп бетә. 3 майда исә туфрактагы туң тулысынча эреп бетә.

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев