Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

2 майда Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәреләчәк

2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк.

Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03.00 сәгатьтә укылачак, 04.00-дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4.30 сәгатькә билгеләнгән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

Әйтергә кирәк, 2022 елның 26 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы кыйммәтле металлар базарының тотрыксыз булу шартларында фитр сәдакасы һәм зәкят түләү өчен нисаб күләмнәрен билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Җыелыш барышында голәмәләр алтын һәм көмеш котировкаларының үзгәреп торган вакытта нисабларны билгеләү мөмкинлекләрен өйрәнде.

Галимнәр утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстанда Рамазан аена нисаблар күләмен раслады:

- фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 44 700 сум (көмеш буенча).

- зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 442 000 сум (алтын буенча).

Шулай итеп, элегрәк билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалтты. Фитр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала: фитр сәдакасының минималь күләме арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, максималь күләме йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум.

Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев