Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Дин һәм тормыш

Ачуны ничек басарга?

Дин күзлегеннән киңәшләр

Бер сәхабә Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнән: «Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!»- дип сораган.

Расүлебез: «Ачуланма», – дип җавап биргән.

Расүлебезнең хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз.
1. Ачуны туктата торган СҮЗЛӘР бар.
Расүлебез ачуы чыккан кешегә: «Әгууз‌ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», – сүзләрен әйтергә кушкан.
 
2. ТӘҺАРӘТ алу. 
Расүлебез: Хакыйкатьтә, ачу килү – шәйтаннан, ә шәйтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын», – дигән.
 
3. Хакыйкый КӨЧ.
Расүлебез: «Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле», – дип әйткән.
 
4. Ачуны тыйган өчен бирелә торган ӘҖЕР-САВАП.
Расүлебез: «Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак», – дигән.
 
5. ДӘШМӘҮ
Расүлебез: «Берәрегезнең ачуы чыкса  ДӘШМӘСЕН»,  дигән.
 
6. Эмоцияләрне ХӘРӘКӘТләргә күчерү.
Расүлебез: «Ачуың чыкканда басып торсаң  утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят», – дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев