Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре
Чаллының «Җәмигъ» мәчетендә «Гаилә учагы сүнмәсен» дигән түгәрәк өстәл узды.
Чаллының «Җәмигъ» мәчетендә «Гаилә учагы сүнмәсен» дигән түгәрәк өстәл узды. Анда шәһәребездән дә, күрше регионнардан да дин әһелләре, ислам белгечләре катнашты. Алар бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе – аерылышулар хакында фикер алышты, аларны булдырмый калу юлларын эзләде.
Чарадан билгеле булганча, 2024 елда Россиядә һәр ун гаиләнең сигезе никахларын таркаткан. Татарстанда да агымдагы елда 22 мең парның 12 меңе аерылышкан. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла белдерүенчә, әлеге күңелсез күрсәткечне бераз булса да киметү максатыннан, шәһәрдә «Гаилә учагы» дигән проект оештырылды. Аның кысаларында алдагы ел дәвамында калабызда төрле чаралар, очрашулар уздыру күздә тотыла. Анда гаилә таркалуга китерүче сәбәпләрне ачыклап, алардан чыгу юлларын эзләячәкләр.
«Безнең күркәм динебез гыйбадәттән һәм әдәп-әхлактан тора. Шөкер, беренчесен якын итәбез, тик менә икенчесеннән әле шактый ерак торабыз. Аллаһка шөкер итеп, күркәм сабырлык күрсәтеп яши белмибез. Акча җитми дип уфтанабыз, холыклар туры килмәде дип акланабыз, хыянәт юлына басабыз. Шул сәбәпле безнең мөселман кардәшләребез арасында да никахларын таркатучылар арта. Гәрчә, Аллаһыбыз аерылышуны мөмкин кадәр булдырмый калырга өндәсә дә», – дип белдерде Әлфәс хәзрәт.
Мәгълүм булганча, белгечләр аерылышуның кешенең саулыгына начар тәэсирен дә исбатлаган. Мисал өчен, парсыз калган ирләрнең йөрәк-кан системасы авырулары белән ешрак чирләве, психикалары бозылуы ачыкланган. Хәләл җефетенең үлеменнән килеп чыккан инфарктлардан соң икенче урында аерылышканнан соң барлыкка килгән инфарктлар тору теркәлгән. Бу фактлар тагын бер кат аерылышуларның кирәкмәгән гамәл икәнлеген исбатлый.
Чарада чыгыш ясаучылар булачак ир белән хатынны тәрбияләүче ата-аналар да никах таркалуга сәбәпче булып тора, дигән фикер ирештерде. Теманы дәвам итеп, «Җәмигъ» мәчетенең имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Сахапов үз тормыш юлын искә алды.
«Мин сөекле хәләл җефетем белән 60 елдан артык гомер кичердем. Элек безне: «Барган җиреңдә таш бул», – дип тәрбияләделәр. Гаиләнең кыйммәтен кадерләргә өйрәтеп үстерделәр. Хәтерлим, балабыз тугач: «Бераз әни янына кайтып торыйм әле, ярдәме булыр», – дип, туган йортына кайткан иптәшемне әтисе: «Урының – ирең янында булырга тиеш», – дип кире кайтарып җибәрде. Менә ничек тәрбияләделәр алар безне. Ә хәзер ни күрәбез? «Торып кара, ошамаса кайтырсың», – дип кияүгә бирә кайбер ата-ана баласын. Моны ничек аңларга инде?» – дип уй-фикерләре белән уртаклашты хәзрәт.
Дин әһелләре сүзләрен саннар белән дә раслады. Мисал өчен, 1960 елларда илебездә 100 гаиләнең нибары унысы гына таркалган. Татар авылларында, гомумән, бу гайре табигый хәл булган. Бүгенге көндә исә Россия дөньяда аерылышучылар саны буенча инде өченче урынга күтәрелгән. Иманыбызны ныгытып, үз холкыбызны тәрбияләмәсәк, алда ни буласын күзалларга да куркыныч. Аллаһ сакласын!
Илшат Солтанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев