Әлфәс хәзрәт мөселманнарны якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады
Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән!
Мөхтәрәм дин кардәшләр!
Сезне, гаиләләрегезне һәм якыннарыгызны ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм үз исемемнән мөбарәк Корбан бәйрәме – Гыйдүл‑Әдха уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Корбан бәйрәме — хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын белдерүче, мөселман өммәте өчен олы әһәмияткә ия булган бәрәкәтле көннәр. Бу мизгелләрдә изге Мәккә җирендә хаҗ кылучы миллионлаган мөселманнар, шул исәптән шәһәребез хаҗилары да, илебезгә иминлек, җәмгыятебезгә тынычлык, гаиләләребезгә бәрәкәт сорап дога кылалар. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабул кылып, исән‑сау әйләнеп кайтуларын насыйп итсен.
Корбан бәйрәме — җәмгыятьтә социаль җаваплылык, мәрхәмәт һәм бердәмлекне ныгыта торган мөбарәк вакыт. Аллаһы Тәгалә корбан турында Коръәндә болай дип әйтә:
«... [теләсәгез] алардан ашагыз, канәгатьле булганга да, [сораныр өчен юлыгызга аркылы төшкән] теләнчегә дә ашатыгыз...». (Әл-Хәҗ сүрәсе, 36 аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ ат-Табарани җыентыгында килгән бер хәдистә:
“ Күршесе ач булуын белә торып, үзе тук хәлдә йокларга ятучы кеше бездән түгел”- дип әйткәне билгеле.
Шуңа күрә бу көннәрдә мохтаҗларга ярдәм итү, корбан итен бүлешү, садака бирү — мөселман җәмгыятенең рухи йөзен чагылдырган гамәлләр булып тора. Бу гамәлләр җәмгыятьтә мәрхәмәт, бердәмлек һәм тынычлыкны ныгыта.
Хәнәфи мәзһәбенә күрә, малы нисаб күләменә җиткән һәр мөселманга корбан чалу — ваҗиб, ягъни үтәлергә тиешле бурыч. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Тирмизи җыентыгыннан килгән бер риваятьтә шулай дип әйткән:
“Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк…„
Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай ди:
«Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал!» (Кәүсәр сүрәсе, 2 аять)
Бу аять — корбан чалуның фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарылырга тиешлеген күрсәтә. Бу гамәл аша без тәкъвалыгыбызны күрсәтәбез, Аллаһ биргән нигъмәтләр өчен шөкер кылабыз.
Корбан чалу бәйрәмнең өч көнендә дә башкарыла. Өченче көннең ахшам намазыннан соң аны чалу ярамый. Корбанга чалынучы сарык, кәҗә 1 яшьтән, сыер исә ике яшьтән ким булмаска тиеш. Корбанлык өчен физик яктан сәламәт һәм көр булган мал гына сайлап алына. Сыер малын 7 кеше исеменнән чалырга мөмкин. Бер кеше исеменнән генә чалынса да дөрес. Корбан ите гадәттә өчкә бүленә. Аларның бер өлеше фәкыйрь-мескеннәргә, ятимнәргә, балалар йортларына, мәдрәсәләргә, икенче өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенә. Ә өченче өлешен хуҗа үз гаиләсе өчен калдыра. Үзе хәлле булып тулаем мохтаҗларга бирсә, әҗере күбрәк була. Мохтаҗ гаилә корбан чалып, аны тулысынча үзе өчен тотса да дөрес була.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыяты быел Корбан нисабы күләмен 100000 сум дип билгеләде. Гаиләдә барлык чыгымнардар һәм әҗәтләрдән тыш артык 100000 сум акча булганда, гаилә башлыгына корбан чалу тиеш була.
Корбан гаетен бәйрәм итү шәһәребез мәчетләрендә 27 май иртәнге сәгать 3:15 минутта бәйрәм вәгазьләреннән башлана. Вәгазьдән соң гает намазы, намаздан соң хөтбә укыла. Шәһәребездә корбан чалу гает хөтбәсе тәмамланганнан соң 4:00 сәгатьтән башлап рөхсәт ителә. Корбанлык сату һәм чалу - Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында (“Мясокомбинат” тукталышы). Үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны эшчәнлеген 27 май 6:00 сәгатьтә башлый. Ул өч көн (27, 28, 29 май) дәвамында 6:00дан 18:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк. 29 май көнне кояш баеганнан соң чалынган сарык корбан дәрәҗәсенә ия булмый. Шәһәребез мәчетләре янында корбан чалулар рөхсәт ителми.
Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны һәм дә Үз ризалыгы өчен кылган барча изгелекләребезне кабул итеп алар өчен әҗер-савапларны арттырып бирсә иде!
Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Изге теләкләр белән, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев