«Алла бирса» түгел
Ничек дөрес?
Без әйтергә өйрәнгән «Алла бирса», «Ходайга шөкер», «Амин» сүзләре ничек дөрес әйтелә?
Алла бирса түгел, ә Аллаһ боерса. Дөресрәге – Аллаһ теләсә. Чөнки һәр нәрсә һәм һәрбер хәл бары тик Аллаһу Тәгалә теләсә була. Теләгәннән соң Ул аңа боерык бирә. Кайбер татарлар яшәгән төбәкләрдә «Аллаһ теләсә» дип әйтәләр. Иң яхшысы, әлбәттә, «Иншәә-Әллааһ» (ин – әгәр, шәәә – теләсә; әгәр Аллаһ теләсә). Нинди дә булса эшкә ниятләгәндә сүзнең башында «Иншәә-Әллааһ» белән башласак, бу эштә бәрәкәт тә, Аллааһу Тәгаләнең ярдәме дә булачак. Мәсәлән: «Иншәә-Әллааһ, мин сезгә иртәгә киләм».
Ходайга шөкер – түгел. Аллаһуга шөкер. Раббыма шөкер. Иң дөресе һәм саваплысы, җәннәт нигъмәтләре булып ахирәткә күчә торганы – «Әлхәмдүлилләәһ» (әлхәмдү – олуг мактау һәм шөкер; лилләәһи – Аллааһуга; гарәп телендә соңгы аваз укылмаганлыктан, «Әлхәмдүлилләәһ» дип әйтелә). Һәр хәлебездә, һәр халәтебездә шушы сүзне Раббыбызга шөкер һәм мактау хисләрен бөтен йөрәгебездән кичереп, ихласлык белән әйтергә өйрәнсәк, Аллааһу Тәгаләнең шөкер кылучы бәндәләре дәрәҗәсенә күтәрелербез. Иншәә-Әллааһ.
Амин – түгел, ә Әәмиин. Доганы тәмамлаганда, «Фатиха» сүрәсенең ахырында бу сүз әйтелә. Ул «кабул ит» дигән мәгънәне аңлата. Дога ахырында, кешеләр безгә изге теләк теләгәндә, «Әәмиин» дип әйтеп торуны күркәм гадәткә әйләндерик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев