Мөселманнар өчен истәлекле Гашура көне якынлаша. Аны ничек үткәрергә кирәк?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм: "Бу көндә ураза тоту үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була”, - дигән.
Тиздән Гашура көне. Быел ул 8 августка туры килә. Мөселманнар бу көнне ураза тотып, тәүбә кылып, изгелекләр кылып үткәрергә тырыша.
Гашура көнендә (гашура гарәп теленнән "унынчы" дип тәрҗемә ителә) ураза тоту бик тә саваплы гамәл, ди галимнәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән бу көндә ураза тоту торында сорагач, аның: “Үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була”, – дип әйтүе билгеле (Мөслим риваяте, 1162).
Гашура уразасын берничә көн рәттән тоту хуплана, ягъни Мөхәррәм аеның тугызынчы, унынчы яки унынчы, унберенче көннәрендә, ә мөмкинлек булып, өч көнендә дә тотсаң, тагын да яхшырак, диелә.
Гашүрә көнендә кылган гөнаһларыбыз өчен гафу үтенү, күп тәүбәләр кылу тиешле. “Әстагъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи” догасын иртәле-кичле йөзәр кат, көн һәм төн дәвамында мөмкин кадәр күбрәк укырга кирәк. Һәм шулай ук кылган бөтен гөнаһларга тәүбә-истигъфар кылу саваплы гамәл булачак.
“Тәүбә догасы” түбәндәгечә:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллаһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабби йәә Аллааһ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Әрхәмәрраахимиин!
Әй чиксез мәрхәмәтле Раббым Аллааһу вә Сүбхәнәһү вә Тәгалә! Мин Синең бәндәңмен һәм колыңмын! Син мине юктан бар иттең, тәрбия кылдың, чиксез нигъмәтләр белән чорнап алдың. Дөньяга килгәннән алып әлеге көнгә кадәр миңа биргән барча нигъмәтләреңә хисапсыз шөкерләремне белдерәм. Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәәләмиин”.
Син җирдә яшәүче кешеләрне һәм җеннәрне Үзеңә гыйбадәт кылу өчен яралттың. Синең барлыгыңа һәм берлегеңә чын күңелемнән инанып, иманымны яңартам. Синнән башка табыныр Зат юк, бөтен гыйбадәтләргә бары тик Син генә лаексың. Мөхәммәд саллләллааһу гәләйһи вәсәлләм Синең колың һәм динне өйрәтү өчен җибәрелгән илчең. “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ” (3 тапкыр).
Әй гөнаһларны гафу итүче, шәфкатьле Раббым! Мин туганнан алып әлегә кадәр кылган бөтен гөнаһларым өчен чын күңелемнән үкенеп, Синең алдыңда тәүбә кылам. Минем белеп һәм белмичә, аңлап һәм аңламыйча, ачык һәм яшерен кылган бөтен гөнаһларымны Үзеңнең киң рәхмәтең белән кичер, гафу ит. Калебемне бөтен гөнаһлардан пакъларга, чистарынырга, Сиңа якынаерга, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Наданлыкта, Сиңа тиешле гыйбадәт кылмыйча яшәгән елларым өчен тирән үкенеп, Сиңа әйләнеп кайттым.
Әй гөнаһларны гафу итүче Аллааһ! Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Син Үзеңнең Коръән Кәримеңдә: “Кем үзенең гөнаһларына үкенеп, Аллаһка тәүбә-истигъфар кылса, Аллаһу Тәгаләне гафу итүче итеп табар”, — дигәнсең. Мин Үземнең бөтен начар уйларым һәм эшләрем, кылган гөнаһларым өчен тирән үкенгән хәлдә Синнән ялварып сорыймын: әлегә чаклы кылган гөнаһлы гамәлләремнең барчасын да кичер, гафу ит, аларны башкача кылмаска, Син кушканча гыйдабәт кылып яшәргә насыйп ит. Гомерем буе (тормыш иптәшем, балаларым …… белән) Сиңа шөкерләр кылып яшәү өчен җиңеллекләр бир. Ике дөнья бәхет-сәгадәтләренә ирешү өчен гыйлем-гыйбадәт, бәрәкәт ишекләреңне ач.
Әй Мәрхәмәтле Аллааһ! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Сөекле рәсүлебез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм үрнәгендә яшәргә, Аның үрнәгендә тәрбияләнергә, Коръән һәм Сөннәт буенча гомер итәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Халыклар арасына дуслык бир. Илләребезгә тынычлык бир. Җир галәме халыкларына тәүфикъ һидәяте ишекләреңне ач. Әәмин!
Әстагъфируллааһәлләзии ләә иләәһә илләә Һүвәл-Хәййүль- Каййүүмү вә әтүүбү Иләйһи (3 тапкыр).
Әлхәмдүлиләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
фото: https://dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев