Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гашура көне якынлаша. Аны ничек үткәрергә кирәк?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм: «Бу көндә ураза тоту үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була”, - дигән.

Тиздән Гашура көне. Быел ул 28 июльгә туры килә. Мөселманнар бу көнне ураза тотып, тәүбә кылып, изгелекләр кылып үткәрергә тырыша.

Гашура көнендә (гашура гарәп теленнән "унынчы" дип тәрҗемә ителә) ураза тоту бик тә саваплы гамәл, ди галимнәр.  Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән бу көндә ураза тоту торында сорагач, аның: “Үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була”, – дип әйтүе билгеле (Мөслим риваяте, 1162).

Гашура уразасын берничә көн рәттән тоту хуплана, ягъни Мөхәррәм аеның тугызынчы, унынчы яки унынчы, унберенче көннәрендә, ә мөмкинлек булып, өч көнендә дә тотсаң, тагын да яхшырак, диелә.

Гашүрә көнендә кылган гөнаһларыбыз өчен гафу үтенү, күп тәүбәләр кылу тиешле. “Әстагъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи” догасын иртәле-кичле йөзәр кат, көн һәм төн дәвамында мөмкин кадәр күбрәк укырга кирәк. Һәм шулай ук кылган бөтен гөнаһларга тәүбә-истигъфар кылу саваплы гамәл булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай