Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күз тиюдән ничек сакланырга?

Кеше хәтта үз-үзенә дә күз тидерергә мөмкин.

Күз тию – хак нәрсә. Кайвакыт, бер сәбәпсез, кинәт кенә хәлебез начарланып китә, авырый башлыйбыз. Ә сәбәбе күз тиюдә икән. Кемгәдер артык сокланып караудан да күз тия. Эшеңә, сөйләмеңә, үз-үзеңне тотышыңа карап та, күз тидерә алалар. Кеше хәтта үз-үзенә дә күз тидерергә мөмкин. Аеруча балаларга еш күз тия. Алар әле чыныгып бетмәгән җан ияләре. Шуңа күрә һәрвакыт догада булырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кешегә зыян салмас өчен, нәрсәнедер ошаткан вакытта, «СөбханАллаһ, МәшәАллаһ, дип әйтегез!» – дигән.

Шулай ук күз тимәсен өчен алдан ук саклану чараларын күрү зарур. Иртәнге һәм кичке зикерләрне даими әйтеп барырга кирәк.

«Иртә-кичен өчәр мәртәбә «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен укырга һәм йоклар алдыннан да шушы сүрәләрне укып, уч төбенә өреп бөтен тәннебезне сыпырып чыгарга кирәк. Иртә-кичен һәм шулай ук йоклар алдыннан «Аятел-көрси» аятен уку да – күз тиюдән саклану чарасы», – ди «Әбүзәр» имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаутдинов. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев