Үлгән кешенең җаны кайтып йөри аламы?
Дин һәм тормыш

Үлгән кешенең җаны кайтып йөри аламы?

Алар кабердә калалар һәм анда ике төрле халәттә булалар.

Дин әһелләре белдерүенчә кабергә кергән, рухлар галәменә күчкән җаннар ничек теләсә, шулай сәяхәт итеп йөри алмыйлар. Алар кабердә калалар һәм анда ике төрле халәттә булалар.

Иманлы кешеләр өчен кабер – җәннәт баскычларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырларыннан бер чокырга әйләнә. Анда җаннар кыямәт көненә кадәр йә рәхәттә, йә газапта яши. Иртәле-кичле аларга барасы урыннары күрсәтелә. Бу - Барзахи тормыш дип атала. Ул дөнья белән ахирәт арасында була. Һәрбер кеше шуның аша үтәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сездән – сорау, бездән –җавап

Нет комментариев