Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәет чыккан йортны 40 көн кешесез калдырырга ярамый, диләр. Бу хактан да шулаймы?

Газета укучыбызның соравын «Нур Ихлас» мәчете имамы Камил хәзрәт Идрисовка юлладык.

"Кыска гына итеп әйткәндә, бу дөреслеккә туры килми. Ни өчен дигәндә, кеше үлгәннән соң барзах тормышына күчә. Аның бу дөнья белән элемтәсе өзелә, ул безгә бернинди зыян да сала алмый. Үз чиратында без дә аңа берничек тә тәэсир итә алмыйбыз. Шәригатебездә, Коръәндә, хәдисләрдә югарыда телгә алынган гамәлләрне раслаучы дәлилләр дә юк. Димәк, өйне буш калдырмау, ут яндырып төн куну кебек гамәлләр дөреслеккә туры килми. Бу халкыбыз арасында киң таралган бер уйдырма гына”, - ди дин әһеле. 

фото: pro-dachnikov.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам