Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нәзирә Әхмәдуллина: «Намаз уку – һәр кешенең төп бурычы»

«Намаз – җәннәт ачкычы ул», – дигән үзенең бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи үә сәлләм).

«Намаз – җәннәт ачкычы ул», – дигән үзенең бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи үә сәлләм).
Чаллыда 18 яшьтән узган һәркем намаз укырга өйрәнә алачак. Шәһәребездә беренче тапкыр «Намаз уку – җиңел ул» проекты кайчан һәм кайда узачак? Газетаның «ВКонтакте» төркемендә туры эфирга чыгучы «Җомга иртәсе» тапшыруында «Хәят» мөслимәләр җәмгыяте берлеге рәисе Нәзирә Әхмәдуллина әлеге сорауларга җавап бирде.

– Нәзирә ханым, сүзебез башында сорап үтим әле, сез үзегезнең беренче намазыгызны хәтерлисезме?

– Бик яхшы хәтерлим. Аллаһның киң рәхмәте белән, мин намазга бик җиңел бастым. Яулыгымны яптым да, махсус намазга өйрәнү плакатыннан карап, 5 вакыт намазны укый да башладым.

– Ә хәзер инде сез оештырган проектның да максаты – кешеләрне җиңел итеп намаз укырга өйрәтү. Әлеге проект хакында тулырак сөйләп үтегез әле.

– Шәһәркүләм иң беренче чара булгач, күпләрдә кызыксыну уяткандыр бу проект. Үзен мөселман дип санаган һәр кеше намаз уку мәсьәләсен күңелендә йөртә бит инде. Адәм баласы бит җиңеллекне ярата. Эш, гаилә, дөнья мәшәкатьләре белән тормышының иң мөһим бурычын – Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгаләгә гыйбадәт итүне ул гел арткы планга күчерә, вакыт тапмый, авыр дип уйлап ялгыша, яисә пенсия вакытын көтә. Ә пенсиягә чыга аламы, юкмы, анысын Аллаһтан башка беркем белми. Намаз укырга теләге булганнарга бер этәргеч булсын, җайлы гына гыйбадәтне өйрәнсен дигән максат белән бу проектны оештырдык та инде.

Коръәни Кәримнең «Әз-Зәрият» сүрәсенең 56нчы аятендә Раббыбыз: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка  китердем», – дигән.

– Әлеге курсның дәвамлылыгы?

– Күләмен биш дәрескә сыяр дип планлаштырдык. Дәресләр биш атна һәр шимбә сәгать 9дан 12гә кадәр билгеләнде. Беренчесе 14нче сентябрьдә старт алачак, ин шәә Аллаһ.

– Кемнәр укытачак?

– Укытучыларыбыз – мәчеттәге хәзрәтләр, имамнар – ир-атлар өчен, ә хатын-кызлар өчен югары әзерлекле белгеч ханымнар булачак.

– Укулар кайда узачак?

– Укуларны халыкка йөрергә уңайлы булсын дип төрле мәчетләргә билгеләдек. Алар җиде: «Ихлас» (Сидоровка), «ГЭС мәхәлләсе» (ГЭС), «Тәүбә» (ГЭС), беренче юл буендагы «Чаллы Яр», яңа шәһәрнең «Җәмигъ», «Нур Ихлас», «Чишмә» мәчетләре  һәм «Тәрбия» үзәге.

– Укулар нинди телдә барачак?

– Укытуны ике телдә карадык: татар һәм рус телләрендә. Чөнки бөтен кеше дә камил татарча белеп бетерми. Әлбәттә инде күбрәк татар телен сайлыйсы килә.

– Игъланда 18 яшьтән алып һәр кеше укырга килә ала дигәнсез. Безнең кечкенә шәһәрдәшләребез дә бар бит әле. Аларның да намаз укырга өйрәнәселәре килә торгандыр.

– Шулай ук яшьләр, балалар мәсьәләсе дә безнең өчен бик мөһим. Алга таба алар өчен дә әлеге проектны башларга ниятлибез. Бүгенгесе көндә моның өстендә дә эш алып барыла. Балаларның мәктәптәге һәм башка уку йортларындагы укуларын күздә тотып, вакытларын җайлаштырып, эшне алар белән дә башларбыз дибез, ин шәә Аллаһ.

– Укулар тәмамлануга шәкертләргә шаһәдәтнамәләр тапшыру каралганмы?

– Әйе. Уку азагында зур кичә уздырырга телибез. Һәр шәкертне аерым билгеләп, бүләкләп үтәргә ниятлибез.

– Чынлыкта мондый чаралар башка шәһәрләрдә күптән бара бит инде. Казанда, күрше шәһәрләрдә... Ә Чаллыда булмавы эчне тырнап тора иде.

– Бездә дә бара ул. Шәһәребезнең һәр мәчетендә диярлек укулар ел да оештырыла. Ә менә экспресс укуны без тиз арада гына кертә алмадык. Аллаһка шөкер, хәзер мөхтәсибәт янында матур гына команда булып оешып, бергәләп тотынып эшләгәч, әлеге экспресс укуларны булдыра алдык. Аллаһның ризалыгы белән, проектны хуплап, тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен шәһәребез мөхтәсибәтенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

– Биш атнадан укулар тәмамлануга әлеге проект дәвам итәчәкме?

– Аллаһ бирсә, дәвам итәр дип өметләнәбез. Проектны яңа ел ялларында  кабатларга план бар.

– Уку-укыту эшләре ничегрәк барачак?

– Башта теория, аннан практика. Дәресләрнең теоретик өлешләре өчен барлык кирәк-ярак, методик әсбаплар, китаплар әзер. Аларны уку башында шәкертләргә өләшеп чыгачакбыз. Шулай ук практик өлешендә остазлар намаз уку тәртипләрен, һәр хәрәкәтен күрсәтеп, төгәл, дөрес итеп башкарырга өйрәтәчәкләр, Аллаһның ярдәме белән.

– Күпләрне борчыган сорау: укулар түләүле булачакмы?

– Бушлай! Барысын да Раббыбыз ризалыгы өчен дип эшлибез. Проектны оештыру мәсьәләләре, бүләкләр һәм башка чыгымнар – барысы да хәйриячеләр ярдәме белән башкарылды. Аллаһы Тәгалә алардан разый булсын!

– Игъланда әлеге проектка язылу өчен телефон номерларын да күрсәткәнсез. Ә язылмый килүчеләр укуларда катнаша аламы?

– Әлбәттә! Язылып та, язылмыйча да килүчеләрне, гомумән, теләге булган һәр кешене мәчетләребездә көтеп калабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев