Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рия изге эш-гамәлләрне юкка чыгара

Әгәр дә кеше Аллаһның ризалыгына ирешер өчен эшләнергә тиешле гамәлен башкалар күрсен дип эшләсә, аның бер генә гамәле дә кабул булмый.

Нәрсә ул рия? Ни өчен мондый адымга баручыларның гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итми һәм андый кешеләрнең урыннары җәһәннәмдә булыр ди? Газетаның ВКонтакте төркемендә туры эфирга чыгучы «Җомга иртәсе» тапшыруында «Әбүзәр» мәчете имамы Али хәзрәт Баһаутдинов әлеге сорауларга җавап бирде.

– Али хәзрәт, әңгәмәбезне «рия» сүзенә аңлатма бирүдән башлыйк әле.

– Барчабызга Аллаһның сәламнәре һәм бәрәкәте булсын! Рия – күңелдә, йөрәктә булмаган ихласлылыкны тышкы яктан бар итеп күрсәтү. Русчалап әйтсәк, показуха була. Ул кешенең яхшы гамәлләрен Раббыбыз каршында юкка чыгаручы зур гөнаһларның берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Изге гамәлләрегезне, биргән сәдакаларыгызны нульгә калдырмагыз», – ди. Ягъни адәм баласы Аллаһның ризалыгына ирешер өчен эшләнергә тиешле гамәлен кеше күрсен дип эшләсә, аның бер генә гамәле дә кабул булмый. Ул әҗер-савап алыр урынга, киресенчә, гөнаһлы була. Мисал итеп намазны алыйк. Берәү кешеләр алдында үзенең «тәкъвалыгын» күрсәтеп, тырышып-тырышып, елый-елый намаз укый. Ә өендә үзе генә булганда ихласлылык аның гыйбадәтендә гомумән дә чагылмый. Икенче мисал китерик: менә мин биш мең сәдака бирәм дип, башкалардан яшермичә эшләү дә риядан санала. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) үзенең бер хәдисендә: «Уң кулыгыз ни биргәнне сул кулыгыз күрмәсен», – дип әйткән. Ягъни һәр яхшы гамәлне яшереп, күрсәтмичә, сөйләп йөрмичә генә башкарырга кирәк. 

Рия безнең бар эшебезгә дә кагыла. Хәтта үзебез моны сизмәскә дә мөмкин. Аллаһ ризалыгы өчен дисәк тә, кешеләр алдында үзебезне яхшырак күрсәтәсе килә бит. Менә шул вакытта күңелебезгә оялый да инде рия дигән зәһәр елан. Ә чынлыкта, башкалар күрәме, күрмиме һәр гамәл-гыйбадәтебезне без тигез башкарырга, ягъни ниятебез бары Аллаһның ризалыгы өчен генә булып, Аның әҗер-савабына ирешү булырга тиеш.
Шәһәребездә спонсор кардәшләр шактый. Ураза аенда ифтар ашлары үткәрү дисеңме, мәчетләрне төзекләндерү дисеңме, алар саллы гына үз өлешләрен кертәләр, Аллаһка шөкер. Аларның күбесе үзләрен спонсор дип игълан итмәүне, исемнәрен яшерүне сорыйлар. Әмма араларында мактау грамотасы да, исемнәрен атауларын да сораучылар бар. Шушы рия була да инде. Адәм баласына эшен күрсәтеп эшләү хас бит: мин сәдака бирдем, мин мәчет төзедем, мин... мин... Менә шул мин-минлек дигән әйбер бетерә дә инде кешене, әҗер-савапларын юкка чыгара. Шуңа күрә изгелекне эшләдеңме, шунда ук онытырга кирәк. Башкалар белмәсә дә, иң мөһиме – Аллаһ белүче, күрүче.

Бер елны хаҗга баргач, күңелсез хәл сөйләделәр. Гарәп илендә яшәүчеләр беләләр: хаҗ яисә гомрә кылучы – Аллаһның кунагы. Һәм аларны бушка ашату бик тә саваплы эш санала. Шулай бер гарәп егете хаҗга килүчеләрне каршы ала, кафега алып кереп ашата. Берәү ашап бетергәч, рәхмәт әйтмичә чыгып китә. Бу гарәп егете моңа гаҗәпсенә, рәхмәт тә әйтмәде дип, артыннан куып тотып, шелтә белдермәкче була. Башка кардәшләре аны туктатып: «Туктале, син Аллаһ ризалыгы өченме, әллә кешедән рәхмәт ишетер өчен генә сыйладыңмы?» – дип сорыйлар. «Әлбәттә, Аллаһ ризалыгы өчен», – ди бу. «Алайса эшлә һәм оныт!» – дип, кардәшләре аңа изге киңәшләрен бирәләр. Кеше рәхмәте артыннан куып, үзенең яхшы гамәлләрен нульгә чыгаручылар күп.

– Раббыбызның түгел, кешеләрнең ризалыгына омтылу нинди аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Мондый кешеләр кыямәт көнендә нинди халәттә булырлар соң?

– Бу бик куркыныч халәт. Андыйларның изгелекләре юкка чыга. Кыямәт көнендә кеше үзенең яхшы гамәлләрен табуына өметләнә. Әмма рия кылуы аркасында ул намазларын, уразаларын, сәдакаларын, зәкятларын, хаҗ-гомрәләрен – бер генә гыйбадәтен дә таба алмаячак. Аның дәфтәре буш булачак. Менә шушы була да инде чын-чынлап банкротка калу. Аллаһ безне моннан Үзе сакласын.

Изге гамәленнән соң кеше бернәрсә дә таләп итми, иллә мәгәр Раббысының рәхмәтеннән башка. Мәсәлән, сәхәбәләр заманында түбәндәгечә эшләгәннәр: төнлә ятим, фәкыйрь, мескен кешеләрнең йорт ишек төпләренә янчык эчендә акча яисә ризык китереп куя торган булганнар. Мәчеткә иртәнге намазга барырга чыккан кеше ишеге төбеннән әлеге байлыкны табып ала торган була. Кем һәм кайчан калдырганын ул белми, Әмма Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә барын да белә, күрә. Менә бу иң яхшы сәдака була да инде. Аны яшерен сәдака диләр. Моның ике файдасы бар: беренчесе – яшерен бирүченең гөнаһлары кичерелә, икенчесе – сәдака савабы була.

– Ә ачык бирелгән сәдака риядан китәме?

– Ачык итеп бирелгән сәдака кайбер очракларда рия булмаска да мөмкин. Мисал өчен, мин берәүгә кешеләр күрерлек итеп, ачык рәвештә сәдака бирәм. Моны күпләр рия дияр. Әмма мин аны башкаларга үрнәк булсын дип бирәм. Арабызда булган хәлле кешеләр дә миннән күреп сәдака бирсеннәр өчен. Монда эш нияттән тора. Ә кешенең йөрәгендәге ниятне без берничек тә белә алмыйбыз. Аны бер Аллаһ кына белә. Шуның өчен без кешеләрне рияда гаепләүдән дә куркырга тиеш. 

– Интернет заманында бу бигрәк тә актуаль чагыла. Күпләр эш-гамәлләрен социаль челтәрләрдә күрсәтеп бара. 

– Әйе. Мәсәлән, гыйлеме булган кеше үзенең вәгазьләрен, дәресләрен видеога төшереп, интернет аша күрсәтергә мөмкин. Кемдер аны башкалар алдында белемле булуын күрсәтә, мактана, рия кыла дип гаепли, ә кемдер, киресенчә, мә шәә Аллаһ, файдалы дәресләр бирә, ди. Һәркем үзенең эчендә булганнан чыгып башкаларны бәяли. Начар кеше башкада да начарлык кына күрә, яхшысы – яхшыны. Шуның өчен ният ул йөрәккә бәйләнгән һәм аны Аллаһы Тәгалә генә белә ала. Ә без тышкы якны гына күреп бәялибез.

– Яңа гына динебезгә килүчеләргә эшләре риядан китмәсен өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

– Асылда Аллаһы Сөбһәнә үә Тәгалә хәерлелек теләгән бәндәсен дингә төрле яктан китерергә мөмкин. Кемнеңдер туры юлы ураза тотудан башлана, аннан Аллаһ аның күңелен ачып намазга бастыра. Мисал өчен, кеше ашказаны эшчәнлеген яхшыртам, фигурамны тәртипкә китерәм, ябыгам дигән ният белән ураза тота башласа, әлбәттә, аның уразасы дөрес булмый. Әле шулар өстенә ифтарга әзерләгән табынын, ризыкларын социаль челтәрләргә куеп, башкалар алдында ураза тотуы белән мактанса – монысы инде бар яхшылыгын юкка чыгару була. Әгәр дә Раббыбыз ризалыгы өчен дип тәвәккәлләп, ниятен төзәтсә, Аллаһы Тәгалә аңа җиңеллеген, ярдәмен бирер һәм күңелен ачар, ин шәә Аллаһ.

Тагын бер хәл исемә төште: егерме еллар чамасы элек миңа бер егет белән бер бүлмәдә бераз яшәргә туры килде. Һәрчак ашарга утыргач, уң кул белән аша, бәдрәфкә сул аяк белән кер, уң аяк белән чык дип әйтә килдем. Берничә ел узгач янәдән очраттым моны, сакаллар җибәргән, намазга баскан икән. «Хәзрәт, синең нәсыйхәтләрең аша Аллаһы Тәгалә мине дингә китерде. Уң кул белән ашарга өйрәттең, миңа шул җитте һәм шуннан башланды...» – ди. ӘлһәмдүлиЛләһ, Раббыбызның кодрәте киң, теләгән колын Ул туры юлга күндерә. Ә безгә бары тик Аңа гына шөкер итеп, чиксез рәхмәтле булып яшәргә кирәк.

фото: Татар-информ сайтыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай