Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Спиртлы эчемлекләр кулланып үлгән кешене Ислам дине буенча җирләргә ярыймы?

Сорау-җавап

1. Мәет күмү җомга вакытына туры килсә ни эшләргә?
— Җомгадан соң җеназа укытыла.

2. Аракы эчеп үлгән кешене имам җирләргә тиешме?
— Эчеп үлү кәферлеккә дәлил түгел. Имам урынына җеназаны башка кеше укый.

3. Асылынып үлгән кешенең күмелү тәртибе ничек була?
— Үзләрен үтерүчеләр — бик олы гөнаһлылар. Шулай да аларга җеназа намазы укыла. Мөселманча кабергә куелалар.

4. Авыру кешегә «Йәсин» сүрәсен тавыш белән укысаң ярыймы?
— «Йәсин» сүрәсе авыруга шифа өчен ишетелерлек тавыш белән укыла.

5. Вафат булганчы үзенә "Йәсин"нәр тутырып куярга ярыймы?
— Коръәннең барча сүрәләрен дә тигез күреп, барчасын да укысаң, саваплырак.

6. Кабер ташын ничек урнаштыру дөрес була?
— Таш баш очына куела, язулы ягы үзеңә уңайлы итеп урнаштырыла.

7. Мәетне моргтан юып, кәфенләп кайтаралар. Шул көенчә җеназа укып җирләргә ярыймы?
— Мәетнең якын туганнарының хакы башкаларныкыннан өстенрәк. Мәетне якын туганнары юып кәфенләсәләр, хәерлерәк.

8. Кеше үз гомерендә ничә мәет юарга тиеш?
— Күпме юа аласыз, әҗер-савабы да шулай артып торыр, ин шәә'Әллаһ.

9. Ел саен зиратка барып кабер өсләрен чистартабыз, бу эш шәригатебездә бармы?
— Чисталык безнең шәригатебездәге хәл. Шуңа зиратны чистарту яхшы гадәт булып тора.

10. Мәет юган өчен акча алу ярыймы?
— Әгәр хуҗа юучылар белән түләү хакында килешсә — хакын бирергә. Әгәр мәетне юучы Аллаһы ризалыгы өчен юам дисә — ул шул ук вакытта ният кылырга тиеш. Бу вакытта ул, түләү хакын бирсәләр дә, бирмәсәләр дә риза була.

11. Әгәр мәет моргтан соң гына кайтарылып юылса, кояш батканчы кабергә куелырга өлгермәсә, аны икенче көнен тагын юаргамы?
— Дөрес иттереп урнаштыра алсаң, кояш баткач та җирләү ярый. Әгәр мәет икенче көнгә кала торган булса, юмый тору хәерле, шул юу җитә.

12. Вафат булган кеше өчен корбан чалыргамы?
— Аллаһы ризалыгы өчен мәрхүмнең исеменнән ярый. Ягъни ул үзе исеменнән чалган кебек булырга тиеш.

13. Гүр сәдакасына акча күпме бирелә?
— Шәригатебездә гүр сәдакасы бирү дигән шарт юк.

14. Мөселман милләтеннән булмаган, катнаш гаиләдәге мәетне мөселманча юып, кәфенләп татар зиратына күмү ярыймы икән?
— Әгәр дә ул кеше үзен мөселман диеп санаган булса, изгелекләре, гыйбадәтләре булса, без аны мөселманча күмәргә бурычлы.

«Татар информ»нан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш