Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза аенда организмга ничек ярдәм итәргә? (диетолог-нутрициолог киңәше)

Уразада организмга ничек ярдәм итәргә, нинди җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашарга, майларның нинди төрләрен кулланырга? Бу хакта табиб диетолог-нутрициолог Айгөл Сәлимова сөйләде.

- Айгөл Маратовна, әңгәмәбезне нәрсә ул нутрициология дигән сораудан башлыйк әле.

- Нутрициология азык-төлеккә һәм туклану мәсьәләләренә кагылган барлык сорауларны өйрәнә. Аксым, май, углевод, витаминнар һәм микроэлементлар, аларның үзара бәйләнеше, үзләштерелүе, кулланылуы – болар барысы да кеше сәламәтлегенә һәм тормыш сыйфатына йогынты ясый.

- Рамазан аенда ураза тоткан вакытта кешенең көндәлек режимы үзгәрә: көн буена ашау-эчүдән тыелып, кич кенә ашый башлый. Бу вакытта организмга ничек ярдәм итәргә?

- Ураза тоту кеше организмына уңай тәэсир итә: кандагы шикәрне, холестеринны киметә, шлагларны чыгара. Организмга ярдәм итү өчен күбрәк чиста су эчәргә кирәк. Минераль су булса тагын да яхшырак. Аны җитәрлек күләмдә эчсәң, ураза җиңелрәк тотыла.

- Авыз ачканда нинди ризыкларга өстенлек бирергә кирәк?

- Тәлинкәнең дүрттән бер өлеше аксым булырга тиеш: ит, балык, йомырка. Ит ризыкларына килгәндә, файдасы ягыннан беренчелекне каз, үрдәк, бәрән итенә бирәм, икенче урында куян, күркә ите, өченче урында сыер һәм тавык ите. Әлбәттә, көн дә бер төрле генә ит ашап булмый, һәрдаим төрләндереп торырга кирәк.

Тәлинкәнең икенче өлешендә – яшелчә: кыяр, кишер, кәбестә һәм башка яшелчәләр. Помидор бөтен кешегә дә ярамый, ул ялкынсындыргыч яшелчә. Бәрәңгене дә киңәш итмим, чөнки ул углевод, киресенчә, кандагы шикәрне күтәрә. Тәмләткеч үсемлекләр – яшел суган, укроп, петрушка турында да онытмаска кирәк. Алар да организмга файдалы.

Шулай ук рационда терлек майлары булырга тиеш. Мисал өчен, сары, каз майлары. Бу тәлинкәнең өченче өлешен тәшкил итә. Ә салатларны МСТ мае һәм авокадо мае кушып ясарга киңәш итәм. МСТ мае (яки ТСЦ) – бу урта чылбырлы триглицерид, шулай ук май кислотасы формаларының берсе. Ул сәламәтлек, тән авырлыгын нормада тоту өчен файдалы. Үсемлек майларын сатып алганда пыяла шешәдәгесен сайлагыз.

Тәлинкәгезнең дүртенче өлешендә җиләк-җимешләр булсын. Үзегезнең регионда үсә торган сезонлы җимешләр ашарга кирәк. Аларны кышка туңдыргычта катырып куйсагыз да була. Мин сәламәтлек өчен иң файдалы авокадо җимешен киңәш итәм. Әмма ул безнең якларда үсми, аны кибеттән алырга мөмкин. 

Җиләк-җимешләрнең чамасын белеп ашарга кирәк. Мисал өчен, хөрмәне (финик) аз күләмдә кулланырга, ул кандагы шикәрне күтәрә. Ярты-бер хөрмә ашау җитә. Әйе, Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу җимешне файдалы дигән. Ни өчен? Чөнки ул заманда кешеләр күп җәяү йөргәннәр, һәрчак хәрәкәттә булганнар. Ә без, киресенчә, күпчелек вакытны утырып уздырабыз, аз хәрәкәтләнәбез. Калорияләр янмый, шуның өчен шикәр диабеты белән авыручылар саны арта.

- Ураза вакытында нинди витаминнар кулланырга киңәш итәр идегез?

- D витаминын башлап атарга кирәк. Ул бөтен организмның тулы эшчәнлеге өчен кирәкле гормонга тәңгәл витамин. Витамин С – аскорбин кислотасы түгел, ә организмга файдалырак булган натрий аскорбаты, омега 3, магний – көн дә эчәргә кирәкле витаминнар. Әмма аларны үзлегеңнән эчәргә ярамый. Һәр кешегә төрле дозада була. Шуның өчен аны, анализларга карап, табиб үзе билгеләргә тиеш. 

Алинә Баһаветдинова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев