Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза гаетенә ничек әзерләнергә?

Ураза гаете – Исламда Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче зур бәйрәм. Аның юл башы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманына – 624 елга ук барып тоташа.

Иртәгә Изге Рамазан аеның соңгы көне. 10 апрельдә бар мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Чаллы мәчетләрендә 7:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башланачак. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. Аңа кадәр фытыр сәдакасы бирелә.

Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм сөннәте буенча гаеткә барыр алдыннан түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: 

– бәйрәм көне алдыннан госел алу (бөтен тәнне юып су белән коену); 
– пакь, матур кием кию; 
– ирләргә хушбуй сөртенү; 
– Ураза гаетенә барган вакытта берничә хөрмә җимеше ашау. Риваятьтә: “Ураза бәйрәмендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) беркайчан да берничә (так санда) хөрмә ашамыйча урамга чыкмый иде”, – диелгән (Бохари); 
– Ураза гаетенә барганда эчтән, Корбан гаетенә барганда әкрен тавыш белән түбәндәге тәкбир-тәшрикъны әйтү: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”; 
– намазга барганда бер юлдан бару, ә кайтканда икенче юлдан кайту (Бохари); 
– бик ерак булмаса, мәчеткә җәяү бару. 

Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, ялгызларның, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәрне догалар белән искә алу – бәйрәмнең матур гадәтләре. Бу көннәрдә шәүвәл уразасы тотылмый.

фотода: Чаллының ГЭС мәхәлләсе мәчете
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай