Ураза тотуның шартлары нинди?
Хаста кешеләрнең ураза тотулары фарыз түгел. Әгәр ризыктан тыелып тора алалар икән, уразалары дөрес була.
Аллаһы Тәгалә әйткән:
اَيَّاماً مَعْدُودَاتٍ فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضاً اَوْعَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِنْ اَيَّامٍ اُخَرَ وَعَلىٰ الَّذِينَ يُطِيقُونَهُ فِدْيَةٌ طَعَامُ مِسْكِينٍ فَمَنْ تَطَوَّعَ خَيْراً فَهُوَ خَيْرٌ لَهُ وَاَنْ تَصُومُوا خَيْرٌ لَكُمْ اِنْ كُنْتُمْ تَعْلَمُونَ
«Ураза санаулы көннәр, ягъни ураза ае 29 көннән һәм 30 көннән килә. Арагыздан берегез чирләсә яки сәфәрдә булса, уразаны тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия кирәк: бер көн өчен бер мескенне бер көн ашату. Берәү бер мескен урынына күбрәк мескеннәрне ашатса (яисә фидияне арттырса), артыгы үзенә хәерле. Әмма мескеннәрне ашатып, өстегездән төшергәнгә караганда, ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез» («Бәкара» сүрәсе, 184 нче аять).
Ләкин югарыда искә алынган бер хәдистә: «Аллаһның рөхсәтен кабул итмәгән кешенең Гарәфәт (башка бер риваятьтә Өхед) таулары кадәр гөнаһысы бар», - диелгән.
Үлем хасталыгы булган кешенең ураза тотуын дәвам итүе, сәламәтлегенә зыян салуы сәбәпле, аны гөнаһлы итә.
2. Мокыйм булу (бер урында урнашып яшәү).
Сәфәр кылучыларга ураза тоту фарыз түгел. Тоткан очракта уразалары дөрес була. Мәсәлән, ураза тотуларының хәерлерәк булуы югарыдагы аятьтә китерелгән.
«Әшбаһ» дип аталган фикыһ китабында әйтелгәнчә, сәфәрдә ураза тоту артыклык санала, ләкин авырудан курыккан яки ризыклары уртак булган юлдашлары ураза тотмаганда искәрмә була. Ураза мәшәкатьле гыйбадәт, мөсафир өчен аның кичектерелүе рөхсәт ителә.
Ураза тотмауны мөбаһ кылучы сәфәр, имам Әгъзам (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикеренчә, җәяүленең яки кәрван белән баручы дөянең уртача тизлеге белән барганда өч көн һәм өч төн ераклыгындагы юлга тиң. Диңгезләрдә исә, җилкәнле көймәләр белән барып, һава шартлары уртача булганда, унсигез сәгать ераклыгындагы сәфәр була. Кайбер фикыһ белгечләре фикеренчә, сәфәрнең ераклыгы унсигез фәрсаһлык арадан гыйбарәт. Бер фәрсаһ өч мильне тәшкил итә. Һәр миль егерме минутта узыла торган булса, унсигез фәрсаһ унсигез сәгатьтә узылачак. Имам Мәлик белән имам Әхмәд (рәхмәтуллаһи галәйһимә) фикеренчә исә, сәфәрнең озынлыгы уналты фәрсаһны, ягъни кырык сигез мильне тәшкил итә.
Шулай итеп, сәфәр озынлыгының бу рәвешле билгеләнүе Аллаһы Тәгаләнең бер шәфкате рәвешендә юлчыларга бирелгән җиңеллек. Бу ара тизйөрешле траспорт чаралары белән бик тиз вакыт эчендә узылырга мөмкин булса да, шушы уңайлылык саклана. Алмалы мәрхүм кебек кайберәүләр, әлеге ераклыкны очкыч шикелле тизйөрешле транспорт чаралары ярдәмендә бик тиз уза алулары сәбәпле, шушы уңайлылыкны бар дип тә белмиләр. Бу бер дә дөрес караш түгел. Чөнки мөҗтәһитләр заманында очкыч кебек транспорт чаралары булмаса да, барыбер фикыһ китапларында «хәтта бу ераклык очып узылса да» дигән җөмләне очратырга мөмкин.
Чыннан да, бик күп сәфәрләрдә йөргән кеше буларак, мин шуны күзәттем: никадәр генә тизйөрешле транспорт чаралары булса да, хакыйкатьтә, Гаишә һәм Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырган бер хәдистә әйтелгәнчә:
عَنْ اَبِى هُرَيْرَة رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :
الَسَّفَرُ قِطْعَةٌ مِنَ الْعَذَابِ
«Сәфәр – газапның бер өлеше» (Табәрани, «Әл-Мугъҗәмүс Сагыйр», №613; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз-Зәваид», №5282-5283, 3/481-482). Ягъни бик катлаулы һәм борчу-мәшәкатьле эш. Шул уңайдан шәригатьнең намазны кыскартуы һәм уразаны тотмаска рөхсәт итүе бик аңлашыла. Шуны да белергә кирәк: югарыда китерелгән риваятьләрдән аңлашылганча, сәфәрдә ураза тотмаган кешене гаепләү һәм шелтәләү Аллаһы Тәгаләнең рөхсәтенә һәм сөннәтенә тулысынча каршы килә торган гамәл була. Берәү дә үзен Рәсүлүллаһтан (саләллаһу галәйһи вәссәләм) һәм аның сәхабәләреннән дә тәкъварак дип белергә тиеш түгел. Сәфәрдә чакта ураза тотучы тотмаучыга, ураза тотмаучы тотучыга берничек тә шелтә белдерергә тиеш түгел.
Әлбәттә, югарыда фарыз ураза турында сөйләнде. Нәфел уразасы исә мөсафир булып барган урынга һәм юлдашларга яраклашырга тырышуга бәйле. Мәсәлән, Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә әйтелгән:
عَنْ اَبِى هُرَيْرَة رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:
وَمَنْ نَزَلَ بِقَوْمٍ فَلاَ يَصُومَنَّ إِلاَّ بِإِذْ نِهِمْ...
«Бер җәмгыятькә мөсафир булган кеше алардан рөхсәт сорамыйча ураза тотмасын» (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүс Сагыйр», №965; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз-Зәваид», №5221, 3/457).
Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) үзе белән сәфәр чыгарга теләгән кешеләргә өч шарт куя торган булган:
а) арыган хайванга атланып юлга чыкмаска;
ә) азан һәм намаз вакыты турында бәхәсләшмәскә;
б) рөхсәтсез ураза тотмаска (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл Кәбир», №13052; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз-Зәваид», №5224, 3/458).
3. Хатыннарның күрем һәм нифастан (бала тудырганнан соң килә торган каннан) арынган булулары, ягъни пакъ, чиста булулары.
Күрем яки нифас хәлендә булган хатын-кызларның ураза тотулары дөрес түгел. Күрем яки нифаслы булулары сәбәпле тота алмаган уразаларын рамазан узганнан соң каза кылалар. Бу очракта, укылмый калган намазлары каза кылынмый. Чөнки намаз көненә биш тапкыр укыла, ураза исә елга бер тапкыр бер айда гына тотыла. Хатыннарның тота алмаган уразалары ун көннән артмаганга, ел дәвамында ул калдырган ураза көннәрен каза кылуда бернинди дә кыенлык юк. Намаз казасының әмер ителүеннән бик зур кыенлыклар барлыкка килгәнгә, Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга мәрхәмәте йөзеннән, бу сәбәпле калдырган намазларын каза кылырга кушмаган. Кайбер белемсез дин әһелләренең, пакь булмаган хатыннар намаз укырга һәм ураза тотарга мәҗбүр, дип бердерүләре бөтенләй дөрес түгел. Киресенчә, бу зур гөнаһка һәм газапка этәргеч була. Мәсәлән:
عَنْ اَبِى سَعِيدِ الْخُدْرِيِّ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ
صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :اَلَيْسَ اِذَاحَاضَتْ لَمْ تُصَلِّ وَلَمْ تَصُمْ فَذَالِكَ مِنْ نُقْصَانِ دِينِهَا
Әбү Сәид әл-Худри (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Хатын-кыз күрем вакытында намаз укымас, ураза тотмас, шулай түгелмени? Болар диненең кимчелекле булуына китерә» (Бохари, «Хайиз», 6, №298, 1/116; «Саум», 41, №1951, 342 б.; Мөслим, «Иман», 34, №79, 1/86).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев