Уразаның беренче көнендә ник баш авырта?
Дин һәм тормыш

Уразаның беренче көнендә ник баш авырта?

Сәбәбе бик гади.

Игътибар иткәнегез бардыр: беренче атнада ураза тоту авыррак тоела. Сәбәбе бик гади: кан тамырлары кысылмаган була, шәйтан кан тамырларыннан йөри, кешегә вәсвәсә кыла. Кан тамырлары кысылгач, шәйтанга да юл кысыла, тарая, кешегә дә ураза тоту җиңеләя. 
 
Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә: 
беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте; 
икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы; 
өченче ун көне – уттан котылу көннәре. 
 
Боларны өмет итеп тырышучы кеше - «мөхсин», ягъни ихласлы кешедер. Әйе, Аллаһы Тәгаләнең ихлас колы шушы айда өч нигъмәтне алып калырга тырыша. Тырышмасак, ай тиз үтеп китәр, бу нигъмәтләр булмас. 

("Дин вә мәгыйшәт")

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев