Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

«Ходай сине җир йөзендә ничек йөртә икән?!»

«Килен – кайнеш туфрагыннан» дигән сүзләрне еш ишетәбез без. Ләкин...

«Килен – кайнеш туфрагыннан» дигән сүзләрне еш ишетәбез без. Ләкин, ни генә дисәң дә, килен белән кайнана арасындагы мөнәсәбәт гомерлек проблема булып кала бирә. Кайчак менә дигән кайнанага явыз, ачы телле килен насыйп була, ә кайчак, киресенчә, сабыр, киң күңелле, эшкә уңган кызлар аҗдаһадай усал кайнана йортына килен булып төшә. «Йөргән чакта кызлар бар да әйбәт. Кайдан килә явыз хатыннар?» – дип сөйләргә ярата минем бер танышым. Ләкин бөтен явызлык киленнәрдә генә микән? Кайнанасының ачы теленә түзеп, «әни» дип өзгәләнеп торучы киленнәр дә бар бит арабызда.
...Суфия авыл һавасын сулап, ямь-яшел үләннәрне таптап үсә. Борынына егетләр исе кергәч тә, авыл кызлары белән бергә болынга кичке уенга баруларын, аулакта гына җыелышып, егетләр турында сөйләшеп утыруларын яхшы хәтерли ул. Иптәш кызлары авыл егетләре белән йөрмәскә тырыша: авыл егете авылда кала, кайнана белән яшисе, имеш. Ә Суфия иптәшләренең бу сүзләренә каршы була: «Кызлар, алай димәгез. Безгә кайнана гына булса да, ул бит син гашыйк булган, син бар нәрсәдән артык күреп яраткан кешене дөньяга тудыручы. Мин авыл, төп нигез дип тормыйча, рәхәтләнеп яшәр идем», – дип кабатларга ярата.
Суфияның әлеге сүзләре Ходайның «Амин» дигән сәгатенә туры килә дә. Авылларында әнисе белән генә яшәп ятучы Камилгә гашыйк була да куя Суфия. Камил үзе дә Суфияны якын итә. Өстәвенә, сөйгәнен уңган, батыр, чибәр дип мактап торалар. 
Күп тә үтми, Суфия төп йортка килен булып төшә. Яхшы гына яшәп ятканда, бер-бер артлы әти-әнисе үлеп китә. «Әни!» дип өзелеп торган, тәмле ризыклар пешереп ашаткан, ачык йөзен кызганмаган киленен кайнана гына, никтер, яратып бетерми. Йә Суфияның укытучы булып эшләве ошамый, йә юкка-барга бәйләнә, нахак бәлаләр тагып, җанын телгәли. Бер-бер артлы бер малай, бер кыз таба Суфия. «Ул да балам баласы, кара елан анасы» дигәндәй, оныклар да кайнананың Суфиягә булган мөнәсәбәтен үзгәртми. Авылга «Суфия ялкау, Суфия ир өстеннән йөри» дигән яманатлар тарата. Таякның юан башы Камилгә төшә: тормышның очын-очка ялгап, ирсез калып, бердәнбер малаен үстергән әнисенә дә бер авыр сүз әйтә алмый, яхшы хатын, уңган килен булырга тырышкан Суфия да кызганыч була.
Беркөн Камил башка чыгарга дигән карарга килә. Әни кеше баласының бу сүзләрен хупламый, әлбәттә. Ләкин тынычлыкны, татулыкны саклап калуның бердәнбер юлы була ул. «Бердәнбер малаемны тартып алдың. Ир рәхәте күрмәсәң иде!», – дип соңгы сүзләрен әйтә кайнана Суфияга. Әмма аның каргышы малае башына төшә.
Яңа йортка, яңа нигезгә менә-менә күчәм дигәндә генә, Камил түбәдән егылып төшеп, дөньядан китеп бара. Явыз кайнана, кеше итәсе ике бала белән яшьтән тол кала Суфия. Барып сыенырга әти-әнисе дә булмый. Ярый әле авыр чакларында бертуган апасы янәшәсендә була.
Еллар үтә тора. Ике баласы һәм кайнанасы белән бергә яши Суфия. Газиз баласын югалту хәсрәте белән ялгыз калдырырга теләми ул кайнанасын: үзе тырмаша-тырмаша салып бетергән өенә яшәргә чакыра. Ләкин Камил үлгәннән соң кайнана бөтенләй явызлана. «Камилнең башына син генә җиттең», – дип Суфияның йөрәген телгәли. Балалар да әбиләреннән ягымлы сүз ишетми: ялкау да, килмешәк тә булалар.
Гомерен балалар укытуга багышлаган Суфияның хезмәт хакы да арта. Лапас-куралар җиткерә, мал асрый, өй затлы җиһазлар белән тула. Муллыкта яши алар. Балалар мәктәпне тәмамлап шәһәргә китәләр. Әбиләренең ямьсез сүзләреннән туйган оныкларның туган нигезгә кайтуы сирәгәя. «Әни, ташла барысын да, кил безнең янга», – дип чакырсалар да, Суфия: «Туган нигезне, әбиегезне калдырып китсәм, әтиегез риза булмас», – дип җавап бирә.
Кайнанасының битәрләүләреннән туеп, ул күбрәк мәктәптә булырга тырыша. Беркөн тагын авыр сүзләр ишетә. Унбиш ел буе толлыкны саклап, түзеп яшәгән Суфия өчен бу аеруча авыр була. Төн йокламыйча уйланып, ул: «Китәргә, калган гомеремне тынычлыкта үткәрергә кирәк!», – дигән нәтиҗәгә килә. Унбиш ел буе туплаган байлыгын, йортын калдырып, апасы янына шәһәргә китә, мәктәпкә идән юучы булып урнаша.
Чыгып китәр алдыннан: «Синең кебекләрне Ходай җир йөзендә ничек йөртә икән?! Камил урынына син үлгән булсаң, ичмасам...» – дигән сүзләрен әйтә.
Чыннан да, Суфияның сүзләрендә хаклык та бар кебек. «Киленнәр усал, киленнәр явыз», – дибез. Ә аҗдаһадай ачы телле кайнанага килен булып төшсәң, нишләргә: түзеп яшәргәме, әллә барысын да ташлап чыгып китәргәме?
Кызганыч, Суфияның да, кайнанасының да бүгенге тормышы белән мин хәбәрдар түгел. Уңган килене, алмадай матур оныклары белән Камил рухына дога кылып, гөрләшеп яшисе иде дә бит. Юк шул... Картайган көнеңдә кемнең кулларына калып, кемнәрнең соңгы юлга озатасын беребез дә белми. «Явыз» киленнәрнең, «килмешәк» оныкларның кирәге чыгып куймагае, диюем.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш үзе