Экспресс хәбәрләр

8 яшьлек кыз аттракционда аягын сындырган

Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылды.

Вакыйга Кама Тамагындагы паркта була. Шәхси эшмәкәр балалар күңелен ачу өчен аттракционнар урнаштыра. Шуларның берсендә 8 яшьлек кыз аягын сындыра. 
Тикшерү комитеты “куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. 
 


җинаять

Нет комментариев