Экспресс хәбәрләр

Данир Сабировның хатынын хастаханәгә салганнар

Хәлемне уртача дип бәяләр идем, – дип сөйли Миләүшә.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә операция кичергән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
– Операция 2,5 сәгать барды. Уңышлы үтте дип әйтә алам. Берничә сәгать интенсив терапия палатасында яттым. Әлегә ашыйсы килми. Хәлемне уртача дип бәяләр идем, – дип сөйли Миләүшә.
Хәзерге вакытта ул хастаханәдән чыккан һәм өенә кайткан. Операциянең кайсы әгъзага булуы хәбәр ителми. Миләүшә бу турыда соңрак язарга сүз бирде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев