Экспресс хәбәрләр

Хокук сакчылары белән сугышкан ир-атка нинди җәза бирделәр?

Суд утырышы булды.

Менделеевск шәһәре судында 29 яшьлек ир-ат эше каралды. Ул хокук сакчыларын халык алдында мыскыллау һәм аларга карата көч куллану маддәләре буенча гаепләнде.

Вакыйга Алабуга шәһәре ресторанында була. Исерек ир-ат холыксызлана башлый. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакырталар. Каны кызган “батыр”га бу ошамый, күрәсең. Ул хокук сакчыларын мыскыллый. Стаканны ватып хәтта берсенә ташлана да, кулларын кисә.  
Суд ир-атны 2 ел 7 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул гомум режимлы  төзәтү колониясендә утырачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция суд

Нет комментариев