Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Әтием – ветеран

Әтием белән горурланам.

Минем әтием – Шәйхетдинов Рафис Рәшит улы Төньяк Кавказда бәрелешләрдә катнашкан. 
Ул 1980 елның 8нче мартында Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1986-1997 елларда Пучы урта мәктәбендә белем ала. 1998-2000 елларда армия сафларына алына. 
Әтием Казаннан Осетия республикасына җибәрелә. 1998 елның 18нче маеннан 1999 елның 4нче ноябренә кадәр – Осетия-Ингушетия конфликтын бетерү операциясендә, аннан соң икенче Чечня сугышында катнаша. Бу сугыш чорында Рәсәй Федерациясе Президентының Указы белән, бер көн өч көнгә исәпләнеп, хәрби стажы күтәрелә. Ул анда эчке гаскәрләрнең 3774нче хәрби частьтендә хезмәт итә. 
Әтием туган ягына 2000 елның февралендә әйләнеп кайта. 2004 елның октябрендә аңа Рәсәй Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының карары буенча «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгы бирелә. 17 ел ул «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасында 1нче категорияле белгеч булып эшли. Хәзерге вакытта элеваторда хезмәт куя. 
Мин әтием белән бик горурланам.
Раил Шәйхетдинов, 
Актаныш районы, Пучы урта мәктәбе, 7нче сыйныф.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев