Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Бердәнбер

«Әни миңа юлда тамак ялгарга дип пешкән йомырка, бәрәңге боламыгы һәм мичтә пешергән ипи бирде. Туган җирдән ераклашкан саен, күңелне ниндидер курку биләп алды».

Мин 1нче сыйныфта укыйм. Батыр йөрәкле якташым, авылдашым турында сөйлисем килә. Әлегә үзем генә яза алмыйм, шуңа миңа әбием ярдәм итте.
Сүзем – Бөек Ватан сугышы герое – Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылының бердәнбер фронтовик хатын-кызы Александра Матвеевна Суюндукова турында.
Бөек Ватан сугышы башлануга, 1941 елның 24нче декабрендә, 24 яше тулган кызга сугышка чакыру кәгазе килә. Кызны сугышка әнисе озата, ә әтисе хезмәт армиясендә кала.
«Авыл башындагы зират янында саубуллаштык. Әниләр кайтып киткәнче, еламыйча чак түздем. Аларга авыр булмасын өчен, күз яшьләремне күрсәтмәдем», – дип искә ала торган була Александра апа.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Александра апага бик күп ачы югалтуларны үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул снаряд шартлауларын, пулялар сызгыруын, төннәр буе операция ясауларын, пулемет кыйпылчыклары белән палаткаларның теткәләнеп бетүен, землянкаларның бомба шартлаудан ишелеп төшүен ачынып искә ала торган була. Бу хакта мин авыл музеенда белдем.
Бүгенге көндә Александра апа инде вафат. Без батыр авылдашыбыз белән горурланабыз. Батырлык – ул кыюлык. Батырлык – ул матурлык, тәвәккәллек.
Мин Александра апа Суюндукованың батырлыгын онытырга тиеш түгел. 
Адел Мостафин, 
Балык Бистәсе районы, Үри Чаллысы мәктәбе, 1нче сыйныф.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев