Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Чын батыр

Әбием сөйләве буенча, медаль-орденнары түшенә сыймагач, бабам аларны кесәсенә салып йөртә.

Картәтием Рифгат Сәрвәретдин улын гаиләбездә бик еш искә алабыз.
Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк илебезне якларга китә ул. Фронт юлын Смоленск шәhәре янында башлый. 1942 елда яралана. Савыгып чыккач та, полк мәктәбенә укырга җибәрелә. 
1943 елда – янә фронтка. Ел азагында окоп өстеннән дошман танкы үтә. Өч сугышчы арасыннан картәтием генә исән кала. Каты яра аны хезмәткә яраксыз итә. Ярты ел Казан госпиталендә дәвалана. Туган ягына кайтып, колхозны тергезү эшләрен башлый, hәм ул хезмәт куйган елларда туган колхозы югары үрләр яулый.
Туган илеңә тугры булу, илең өчен утка-суга керү – шул буладыр батырлык. Картәтиебез – өлкән лейтенант Сәрвәров Рифгат Сәрвәретдин улы белән горурланабыз. Чын батыр ул!
Рәинә Гыйзәтуллина, 
Яр Чаллы шәһәре, 54нче гимназия, 4В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев