Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Җиңүне якынайткан

Без Бөек Ватан сугышы турында өлкәннәрдән ишетеп, кинолардан күреп кенә беләбез. Бөек Җиңүгә бабамның да өлеше кергән.

Әтиемнең бабасы – Закирҗан бабам күптән мәрхүм инде. Ул 1907 елның 15нче февралендә Яңа Кормаш авылында дөньяга килгән. Закирҗан бабай үзе исән чакта менә нәрсәләр сөйләп калдырган: «1941 елның 26нчы августында авылдан 13 кеше Бөек Ватан сугышына киттек. Башта Суслонгер лагеренда булдык. Анда хәрби өйрәнүләр үттек, землянкалар казыдык. Яңадан Юдино станциясендә хәрби өйрәнүләр үттек. 1943 елның 13нче июлендә Орловск өчен барган каты сугышта яраландым. Биш ай госпитальдә яттым. Соңыннан кабат сугышка кердем. 
Великие Лукидан башлап, Балтыйк янында – Мишукта наступлениегә туктадык. Бу 1943 елның декабре иде. Немецларның тавышлары безгә ишетелеп торды. 1944 елның 12нче гыйнварында һөҗүмгә күчтек. Дошманнарның траншеяларына җиткәндә, яраланып калдым. Башка һәм аякка снаряд кыйпылчыгы тиеп, аңымны югалттым. Рябинск шәһәрендә 6 ай дәваландым. Яңадан кабат сугышта булдым. 1945 елның 23нче апрелендә Берлинга 50 км кала яраландым». 
Шулай итеп, бабабыз Бөек Җиңүне якынайткан. Дан ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнгән. 
Ул һәрвакыт безнең күңелләрдә. Үлгәннәрнең – каберен, исән әби-бабаларыбызның кадерен белеп яшик!
Рамил Зиязетдинов, 
Актаныш районы, Иске Кормаш мәктәбе, 5нче сыйныф.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев