Муниципаль хакимияттә эшләрләрме, әллә хәрби хезмәттә калырлармы?
Чаллыдан СВО зонасында катнашкан өч кеше «Батырлар» программасына кертелде.
«Батырлар» – СВО ветераннарыннан һәм катнашучыларыннан Татарстанда кадрлар резервы булдыру өчен уйланылган махсус проект. Республикадан анда теркәлү өчен 2 меңгә якын кеше гариза бирде, шуларның туксаны сайлап алу турыннан узды. Чаллыдан 57 кеше гариза бирде, 3 кеше сайлап алынды. Алар – Тимур Нусратов, Алексей Антонов, Рөстәм Имаметдинов.
Беренче булып егетләрне шәһәр мэры котлады. Наил Мәһдиев аларның остазы булырга әзерлеген белдерде:
«Минемчә, үзенчәлекле проект. Татарстан дәрәҗәсендә «Батырлар» программасына иң яхшылар сайлап алынды. Әлеге программа сезгә киләчәктәге эшчәнлегегезгә әзерләнергә ярдәм итәчәк. Укулардан соң яңа белем тупларсыз, яңа танышларыгыз барлыкка килер. Муниципаль органнарда хезмәт – киеренке, сез шуңа алдан әзерләнегез. Мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә бирелми. Безнең, муниципаль берәмлек буларак, үз тәҗрибәбез бар. Без шуның белән бүлешә алабыз. Шәһәребездәге идарә органнары белән хезмәттәшлек итәргә дә өйрәтербез. Эш фронты төрле, укулардан соң сез үзегезгә туры килгән юнәлешне сайлый алачаксыз. Сезнең тормыш тәҗрибәгез яшегезгә караганда да зуррак. Яңа кешеләр, яңа караш... Безнең уртак хезмәттәшлек файда китерер дип өметләнәм».
Тимур Нусратов: «Армиягә барыр өчен окулист таблицасын яттан өйрәндем»
Проектта катнашучыларның берсе Тимур Нусратов – азмы-күпме муниципаль хезмәттә беренче адымнарын ясый башлады. Ул Шәһәр Советының СВО ветераннары ассоциациясе башлыгының урынбасары булып тора. «Мин фронттан кайткач, үзем дә күп кенә бусагаларны таптадым. Документлар белән күп йөрисе. Сораучыларга киңәшләр бирдем, түләүләр алыр өчен кая һәм ничек барасын сөйләдем. Шулай халыкка файдалы булып куйдым», – ди Тимур.
«Батырлар» программасында катнашуның бик күп уңай якларын күрә ул.
«Бу – уку, эшкә урнашу өчен яхшы мөмкинлек. Үз шәһәремә, республикама ярдәм итәсем килә. Дөресен әйткәндә, мин II группа инвалид. Яхшы эшкә урнашу да җиңел түгел. Үземнең белемнәремне арттырасым, бәхетемне сынап карыйсы килә. Миңа яшьләр белән эшләү ошый. Балаларга ватанпәрвәрлек дәресләре дә уздырдым, үзем программа төзедем. Тарихны да үз күргәннәремне кушып сөйләдем, аларга кызык булды, сораулар да яудырдылар. Үсеп баручы буын белән эшләү минем күңелемә якын. Йөз кешенең унысына дөрес аңлата алсаң да яхшы бит», – ди егет.
Фронттан соң яңадан тыныч тормышка кайту да кайберәүләр өчен сынау. Югалып калучылар да бар. Тимурга алкоголь кулланмау, тәмәке тартмау кебек сыйфатлары бик булышкан.
«Мин 2016 елда кайнар нокталарда булган идем инде. Мораль яктан әзерлегем бар иде. Хатыным Дарья да терәк булды. Иң мөһиме – үзеңне кызганмаска. Әйе, син – инвалид, авырлыклар да бар. Салкын баш белән уйларга кирәк, эшсезлектән интегеп, буш утырырга ярамый. Мин үземне эзли башладым, ярышларда катнаштым, дәресләр бирдем», – ди шәһәрдәшебез.
Сөйләвенчә, Тимур электән үк хәрби булырга хыялланган. Бер күзе начар күргәнгә ул коррекцион мәктәптә укыган, медкомиссия армиягә җибәрмәгән. Әмма егет югалып калмаган.
«Мин күзлек киеп йөри идем, җиңел вакыт түгел иде, үзеңне яклый да белергә кирәк бит. Армиягә барасым килде, бөтен документларны яндырдым да, икенче поликлиникага теркәлдем. «Документлар югалды», – дип алдадым. Окулистның Сивцев таблицасын яттан өйрәндем, соңгы юллары әле дә истә. Шулай итеп разведкага эләктем. Хәрби хезмәттән кайткач Эчке эшләр идарәсенә урнаштым. 2016 елда командировкага Төньяк Кавказга җибәрделәр, аннары Кырымга. 2019 елда Таҗикстанда контракт төзеп, хәрби базада хезмәт иттем. Аннары мобилизация башлангач СВОга җибәрделәр. Мин бүлек командиры булдым, штурмга керүчеләрне әзерләдем. Берсендә разведчиклар чит ил ротациясен сизеп алдылар, бу Кременной тирәсендә. Безгә алар янына миналы кырдан шуышып барырга туры килде. Бурычны яхшы үтәдек, медаль белән бүләкләделәр. 2023 елда икенче операция вакытында авыр яраландым, тыныч тормышка кайтырга туры килде. Өйдә мине хатыным, ике балам көтте», – ди Тимур Нусратов.
Хәзер ул СВО ветераннарына ярдәм итә. Тиздән Казанда укулар башлана. «Мин укырга яратам, нарядта торганда телефоннар рөхсәт ителми бит, мин частьтәге булган «күңелсез» китапларны укый идем», – ди ул.
Рөстәм Имаметдинов: «Беренче булып мобилизацияләндем, поездга утыргач та ышанмадым»
«Муниципаль хезмәттә эшләрбезме, әллә хәрби хезмәттә калырбызмы? Монысын вакыт күрсәтер. СВОда катнашучылар өчен мондый проект бик яхшы, аларга юнәлеш биреп, тәҗрибә белән уртаклашу кирәк. Нәтиҗәсе дә яхшы булыр дип уйлыйм. Әле бу беренче этап кына, программа дәвамлы булыр кебек, чөнки кайнар нокталардан егетләребез дә кайтачак», – ди «Батырлар» проектына сайлап алынган икенче шәһәрдәшебез Рөстәм Имаметдинов.
Рөстәм хәзер хәрби комиссариатта баш комиссар ярдәмчесе булып эшли. Аңа СВОдан кайтучылар белән очрашуларны, вафат булган батырларны күмү процессларын оештыруны, аларның туганнары белән күрешүне, түләү белән бәйле мәсьәләләрне ачыклауны йөкләгәннәр.
«Халык белән эшләү җиңел түгел. Аеруча, җирләү вакытларында кешеләрнең хәлен күрү авыр, аларның күз яшьләре... Барысы белән дә җайлап сөйләшергә, тынычландырырга, тыңларга кирәк. Без психолог кебек тә», – ди Рөстәм.
Рөстәм – хәрби офицер, ул Казан артиллерия училищесын тәмамлаган. 8 ел Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән, мобилизация башлангач, беренчеләрдән булып чакырылган.
«24 сентябрьдә чакырылдым. Без ахыргача ышанмадык. Кая барасын да аңламый калдык, поездка утыргач кына ушка килдек. Без хәрби чакыру 3-6 ай гына булыр дип уйладык. Болай озакка сузыласын күз алдына да китермәдек».
Рөстәм хезмәт вакытында Сватовск юнәлешендә каты яралана, 6 ай госпитальдә ятарга туры килә аңа. Дәвалангач, махсус программа буенча хәрби комиссариатка эшкә алалар.
«Яралыларның күбесе: «Гарип булып ни өчен яшәргә инде?» – дип уйлый. Якыннарының ярдәме бик мөһим, минем хатыным 6 ай янымда булды. Мин аңа бик рәхмәтле. Хәзер дә ярты ел саен протез алмаштырырга бергә йөрибез. СВОдан кайтучыларга дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Алкогольгә үрелергә ярамый. Беренче елда бик авыр инде. Әле һаман да төшкә сугыш керә, төннәрен саташып, сикереп торган вакытлар да була. Бу вакыйгалар хәтердән тиз генә сызылып ташланмас әле. Шуңа да егетләргә якыннарының ярдәме кирәк», – дип бүлеште Рөстәм Имаметдинов.
Имаметдиновларның гаиләсендә олы кызлары кияүгә чыккан, ә уллары 3 нче курста укый. «Армиягә барачак дип сөйләштек. Хәрби хезмәт егет кеше өчен тормыш мәктәбе ул», – ди әти кеше.
Алексей Антонов: «СВО 24 февральдә башланды, ә без инде анда идек»
Чаллыдан «Батырлар» проектында катнашучы өченче хәрби – Алексей Антонов. «Проект яңа үсеш мөмкинлекләре бирә, яңа танышлар табарга ярдәм итә. Мин хәзер «муниципаль хезмәткәр» белгечлеге буенча икенче югары белем алам. Укып бетергәч карарбыз, мэр әйтмешли: «Түбәннән башларга кирәк!» – ди Алексей программаны хуплап.
Алексей Росгвардиянең махсус бүлегендә хезмәт итә. 2022 елның 24 февралендә СВО башланганда ул инде чикнең аръягында була. Төгәлрәк әйтсәк, Харьков юнәлешендә булалар. Беренче командировкасында яралана. «Засадага эләктек, торак пункттан танктан ата башладылар, минометтан да аттылар», – дип искә ала хәрби. Дәваланып чыккач, тагын СВОга китә. Шуннан: «Не годен», – дип кайтарып җибәрәләр, пенсиягә чыга.
«Хәрби операция кешене үзгәртә. Агрессия, күңел төшенкелеге булмасын өчен, иң беренче чиратта алкоголь кулланмау зарур. Күп вакытны гаиләгә багышларга, төрле чараларга йөрергә, йомылмаска кирәк. Үз-үзеңне җиңә алмасаң психологларга мөрәҗәгать итәргә. Мондый кешеләргә ярдәм кирәк», – ди Алексей Антонов. Шәһәрдәшебезнең 2 баласы бар. Берсенә – 5, икенчесенә 12 яшь.
«Батырлар» проектында катнашучылар әлеге программа стимул бирер, начар уйлардан арындырыр», – дип саный. Егетләргә укуларында уңышлар телибез.
фото https://nabchelny.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев