Нәниләрдән күчтәнәч
Геройлар янәшә

Нәниләрдән күчтәнәч

Яр Чаллы шәһәренең «Җиләккәй» 70нче балалар бакчасында еш кына батырлык дәресләре уздырыла. Нәниләр Ватан һәм игелеклелек төшенчәсен аңлап үсәләр.

Күптән түгел 6нчы төркем балалары махсус хәрби операциядәге батыр сугышчыларга талисман ясадылар. Ә беркөнне нәниләр яу кырындагы абыйларга кирәк-яраклар – посылка җыя башладылар. Тиздән балаларның күчтәнәчләре һәм изге теләкләре геройларга килеп ирешер. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев