Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Тарихны барладылар

Яр Чаллыдагы 31нче мәктәпнең 8-10нчы сыйныф укучылары Ленинград блокадасына багышланган хәрби-тарихи викторинада катнашты. Ул «Заман» яшьләр үзәгендә узды.

Үзәкнең яшьләр белән эшләү буенча белгече Вера Таратынова, илебез тарихын барлап, Ленинград блокадасы чорындагы кайбер вакыйгаларны искә төшерде.
Камалышта калган шәһәрнең тревога сигналын, ягъни радиодагы метроном тавышын халык «Ленинградның йөрәк тибеше», дип атаган, ә йортларның түбәләрен һәм чормаларын янгыннан саклауга җәлеп ителгән балаларны «Ленинград түбәләренең сакчылары», дип йөрткәннәр.
Камалышта булуга карамастан, Ленинградта мәдәни, интеллектуаль тормыш дәвам иткән. Фәннәр академиясе китапханәсе, хәтта шәһәр филармониясе ачылган. Боларның барысы да халыкның рухын ныгыту өчен эшләнгән.
Викторинада катнашучыларга 26 сорау бирелде, укучылар сынатмады. Нәтиҗәдә, «Рубин» командасы – I урын; «Акбарс» – II урын; «Патриот» III урын яулады. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Иң актив катнашучылар – Юстина Лазарева (10А сыйныф), Арсен Иванов (9В сыйныф), Петр Иванов (8А сыйныф) махсус диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев