Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Ут-су кичкән язмышлар

Ерак бабакаебыз – әниемнең әтисе – Хөснимәрданов Шәрхемулла Хөснимәрдан улының (07.10.1916-19.04.2001) тормышы гыйбрәтле бер олы китап язарлык...

Хатирәләр барларга, сөйләргә яратмый иде ул. Бабам 1916 елның 7нче октябрендә Актаныш районы Богады авылында туа. Бер класс белем ала. Укырга-язарга өйрәнә. (Бәләкәй чагымда – телефон юк заманда, аның белән хатлар языша идек әле.)
Бабам ятимлек ачысын татый. Әти-әнисен, кулак дип игълан итеп, сөргенгә җибәрәләр. Кайту юлында әнисе поездда вафат була, диләр. Әтисе, авылга кайтып җитеп, каравылчы өендә яши... 
Бөек Ватан сугышы башлануга, бабам фронтка китә. Курск тирәсендәге коточкыч сугышта санитар була. 1942 елда әсирлеккә эләгә. Ни хикмәт, шунда авыл-дашын очрата ул. Муса Җәлилне дә аларның концлагерена (Польшада, дип беләбез) китерүләрен ишетә... Балтыйк диңгезендә әсирләр тулы корабны батырмакчы булалар. Безнекеләр коткарып кала һәм аларны аяныч хәлдәге Ленинград шәһәрен «күтә-
рергә» озаталар. Беломорканалны төзекләндерүдә катнаша бабам. Менә шулай ут-су кичә ул. 1947 елда гына исән-имин туган ягына кайтып җитә. 
Күп кенә медальләре бар иде. Ләкин, ни өчендер, аларны тагарга яратмады. Бабам еш кына «Рамай» татар халык җырын көйләргә ярата иде. Бик тапкыр-зирәк, җор телле, шаян, сабыр булды. 
«Безнең гаилә китапка мөкиббән иде. Кышын, тыштагы эш-көшләрен бетереп кергәч, әти кычкырып китап укыта иде. Алмашлап укыдык. Әти минем укуга өстенлек бирә иде. Теләгән һәркем тыңлый. Куыклы керосин лампасы яна. Ул әледән-әле леп-леп итеп ала. Мәсәлән, Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» әсәрен уку аеруча истә калган. Әтинең: «Менә бу дөресен язган», – дип, Нәби Дәүли исемен әллә ничә тапкыр сораганы исемдә», – дип хатирәләрен барлый әнием.
Сугыштан соң, бабам колхозда эшли, ерак әбекәем Хөсәенова Әминә Хөсәен кызы (23.04.1918-30.12.2003) белән гаилә коралар. 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Әбекәй – искиткеч көчле хатын-кыз – кырда, төрле колхоз эшләрендә хезмәт куя. Бригадир да була. Җитмеш төрле һөнәр иясе. Бәйләү, чигү, аш-су остасы. Шундый матур, зәвыклы итеп киенә белде. Дүртләтә «Ана даны» медале белән бүләкләнә ул. «Һәрвакыт тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын, дип тырышты әбекәең», – дип искә ала әнием.
Мәктәпне тәмамлаганчы, җәйге ялларым нәкъ менә Богадыда әбекәй-бабакайларда узды минем. Шунда тәпи киткәнмен, шунда телем ачылган...
Бабам 2001 елда, әбием 2003тә вафат булдылар. Ятимлек, ачлык, сугыш афәте кичереп... Үзләреннән якты эз калдырып... 8 бала, 23 онык, 30дан артык оныкчык, оныкчыкларның да балалары бар инде.
Шулкадәр көч-кодрәт каян килгән аларга?! Күңелемдә – соклану, сагыну хисләре. Барысы өчен дә олы рәхмәт, бабакаем-әбекәем!
Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев