Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Хәбәрсез югалган...

Мөслим гимназиясенең 4В сыйныфы укучылары яза

Минем әбием үзенең әтисе һәм әнисе турында еш кына сагынып искә ала. Алар – Бөек Ватан сугышын үз күзләре бе-лән күреп, авырлыкларны җилкәләрендә татыган кешеләр. 
Ерак бабам – әниемнең бабасы Имамиев Гыйләҗетдин Имаметдин улы Мөслим районының Иске Вәрәш авылында 1909 елның 21нче маенда туа. 
Сугыш башлану белән, беренчеләр рәтендә фронтка китә. Ул сугышның әчесен дә, төчесен дә күп татый.
1942-1943 елларда Курск дугасында булган канкойгыч сугышта катнаша. Каты бәрелешләрнең берсендә, минага эләгеп, контузия ала һәм хәбәрсез югала. 
1944 елны җилкәсендәге ачык яра белән ул туган якларына кайта. Өметен өзгән гаиләсенә бу чиксез куанычлы хәбәр була. 
Эшкә нык, тәвәккәл бабам, авылга кайткач та, үзен жәлләтеп утырмый. Бераз савыгу белән, колхозга эшкә чыга. Анда төрле тармакларда хезмәт куя. 1979 елда вафат була. Арабызда булмаса да, без бабам турында хатирәләрне еш яңартабыз. Гаилә бәйрәмнәрендә, Коръән ашларында аның рухына дога кылабыз. Чөнки безнең бабабыз – илебез тынычлыгы, якты киләчәк өчен гомерен, сәламәтлеген кызганмаган каһарман. 
Тимур Хаҗиев.

Чәчәкләр салам
Ерак бабам Шаһабет-дин Тимергали Шаһабетдин улы 1926 елның 13нче июнендә Мөслим районы Иске Карамалы авылында туа. Яшьлегенең чәчәккә бөреләнгән матур чорында – 1943 елның 7нче гыйнварында  сугышка китә. Ул башта 91нче запас артиллерия полкында рядовой, аннан зенит-артиллерия полкында ефрейтор булып хезмәт итә. Бабам бик тәвәккәл һәм батыр була. Әбекәем аның медальләрен, истәлек итеп, бик кадерләп саклый. 
Бабамның «Германияне җиңгән өчен» медале, Бөек Ватан сугышы ордены бар. 
Бабам турындагы истәлекләрне миңа әбием сөйли. Ул сугышта гына түгел, гаиләдә дә бик акыллы ир, кадерле әти булган. Мин аның белән горурланам, һәм ел саен батырлар һәйкәле янына барып, бабамның истәлегенә чәчәкләр салам. 
Илдан Муллагалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев