Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Хатларыбыз көч бирә!

Декабрьдә лицеебызда «Махсус хәрби операциягә ярдәм ит» акциясе узды. Анда бөтен мәктәбебез белән фронтка әйберләр җыйдык, хатлар яздык.

Күптән түгел үзем белән булган шатлыклы вакыйга турында сезгә дә сөйлисем килә. 
Декабрьдә лицеебызда «Махсус хәрби операциягә ярдәм ит» акциясе узды. Анда бөтен мәктәбебез белән фронтка әйберләр җыйдык, хатлар яздык. Мин дә солдатларга, күңелемдә булган җ-лы теләкләремне теләп, хат җибәрдем. 
Хатым Айдар Гыймазов исемле сугышчыга барып ирешкән, һәм ул аны укып кына калмаган. Чаллыга кайткач, ул безнең белән очрашуга да килде! Әле миңа зур бүләк тә алып килде – телевизор! «Мондый хатлар сугышта безнең йөрәкләребезне җылыта, бирешмәскә көч бирә», – диде Айдар абый.
Очрашуга җыелган 5-7нче сыйныф укучылары Айдар абыйга һәм башка кунакларга – сугыш ветераннарына кызыксындырган сорауларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.
Мин, үз чиратымда, батыр сугышчыларыбызга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм туган якларына, гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын телим! Ә Айдар абыйга мине зурлап мәктәпкә килүе һәм бүләге өчен зур рәхмәт!
Дилә Мөхәмәдиева, 
Яр Чаллы шәһәре, Г. Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 5В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча мәдәният инфраструктурасына 300 млн сум бүленә

2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаган әлеге яңа проект 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.

2024 елда «Мәдәният» илкүләм проекты «Гаилә» илкүләм проекты составына кертелде. РФ Мәдәният министрлыгының 2024 елның 13 декабрендәге 2562нче боерыгы белән «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы (Гаилә өчен мәдәният)» федераль проекты расланды.

2025 елда Татарстанда «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы (Гаилә өчен мәдәният)» федераль проекты кысаларында башкарырга планлаштырыла:

- 2 китапханәне модернизацияләү: әлеге максатка барлыгы 34,86 миллион сумнан артык бүленә, шул исәптән федераль бюджеттан – 27,54 миллион сум (Мамадыш муниципаль районы «Үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ, Казанның «Үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ 25нче китапханә-филиалы);

- 4 модель муниципаль китапханә булдыру: бу эшләргә 39 миллион сум юнәлдерелә, шул исәптән федераль бюджеттан – 30,8 миллион сум (Арча муниципаль районының «Арча үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ Үзәк китапханәсе, Бөгелмә муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханәсе» МБМУ Халыклар дуслыгы китапханәсе һәм Гаилә белән уку китапханәсе, Кукмара муниципаль районы «Үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ 5нче филиалы – «Т.Нәҗмиев исемендәге Байлангар авыл китапханәсе»);

- 500 мең кешегә кадәр яшәгән торак пунктларда мәдәният-ял итү тибындагы учреждениеләрне модернизацияләү: моңа барлыгы 35,44 миллион сум бүленә, шул исәптән федераль бюджеттан – 28 миллион сум (Мамадыш муниципаль районы «Район мәдәният йорты» МБУ 32нче филиалы – Красногорск авыл мәдәният йорты, Кукмара муниципаль районы «Район мәдәният йорты» МБУ 8нче филиалы – Балыклы авыл клубы);

- төбәк һәм муниципаль балалар сәнгать мәктәпләрен модернизацияләү, шул исәптән Биектау районы Усад авылында «Салих Сәйдәшев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе» МБУ структур бүлекчәсен: бу эшкә 75,3 миллион сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан – 59,48 миллион сум);

- төбәк һәм муниципаль милектәге музейларны модернизацияләү, шул исәптән Кукмара шәһәрендә бертуган Комаровлар фабрикасының Н.В.Комаров яшәгән (1870нче елларда) контора бинасын: әлеге юнәлештәге эшләрне финанслауның гомуми күләме 56,96 миллион сум тәшкил итә, аның 45 миллион сумы – федераль бюджеттан;

- төбәк һәм муниципаль милектәге театрларны модернизацияләү, шул исәптән Кукмара муниципаль районы Вахитов авылындагы «Яшь тамашачы театры» МБУ: әлеге юнәлештәге эшләрне финанслауның гомуми күләме 63,29 миллион сум тәшкил итә, аның 50 миллион сумы – федераль бюджеттан.

2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар старт алды. Алар тормышның барлык өлкәләрен диярлек колачлый. Быел Татарстанда 12 илкүләм проекты гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Бу проектлар кысаларында башкарылачак чараларга 59 миллиард сум юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Перейти на страницу новости