Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хикәяләр

Һәр нәрсәнең үз җае...

Машинадан артык кыска күлмәкле, бөтен ачык җирләре тату белән чуарланган, йөзе фата белән капланган озын буйлы «серле» кәләш чыга...

Дүрт кешелек палатабызга операциядән соң читаттагы егетне кертеп салдылар. Бәлки берәр ярдәм кирәктер дип, янына килдем. Кәефе ярыйсы икән. Мине танып алуга: "Исәнме, Шәфкать абый!" – дип, үзе беренче булып эндәште. Танышып, хәл-әхвәл сораштык. Якташым булып чыкты тагын. Мине газета битләрендәге язмаларымнан белә икән. Сабантуй фоторепортажларын да күргәне булган.

Сөйләшеп киттек. Үзенең туй маҗараларын бәян иткәндә көлә-көлә эчем катты. "Авырта бит, чукынчык, сиңа кушылып, көлә дә алмыйм, ичмасам", – дия, җиңелчә сукранып.

Югары белемле инженер булып эшләүче Рөстәм Ижауда үз абыйсының кунакханә комлексында хәләл бичәсе белән яши икән. Әтисе, вузны уңышлы тәмамлаган улының ешрак авылга кайтуын теләп, үзенең 15нче модель ВАЗ машинасын биргән булган. Рөстәм әтисенең бүләген раритет итеп кабул иткән һәм, күз карасыдай саклап, кадерләп йөртә икән. Рөхсәт ителгәнчә аны үзгәрткән, матурлаган, яшьләрчә бизәгән.

Узган җәйдә печән җыешырга дип кайткан улына атасы, ял иткән арада, җаен туры китереп, кинаялы сүз башлаган: "Улым, син кемгә охшап шундый җитди холыклы, кыюсыз булдың икән, ә?! Бернинди шаяртуларны да кабул итмисең. Бер дә юмор хисе юк синдә. Уен-көлкеле, ерык авызлы абыеңны кара, кызлар үзләре артыннан йөгереп йөрде. Үзебезне куандырып, нәсел дәвамы – ике оныгыбыз үсеп килә менә терә. Инде яшең дә 30-га якынлаша, син һаман да буйдак. Өйләнеп, кеше төсле тормыш кора алмас бу малаебыз дип, әниең белән нык борчылабыз..."

Рөстәм, акланырга да акланмаска да сәбәп таба алмагач, шыпырт кына әтисен тыңлап торган да, бу четерекле сөйләшүгә соңгы ноктаны үзе куйган: "Миңа дигән берәр юньлесе калгандыр әле, әти, артык хафаланмагыз. Ашыгудан файда юк, һәр нәрсәнең бар җае, ботканың да бар мае... Ныклап аякка басып, торак мәсьәләсен хәл итмичән, башлы-күзле булып булмас шул, әти. Хәер, кем белә тагын?!.."

Рөстәм, шактый уйланып йөргәч, өйләнү әмәлен уйлап тапкан бит. Шул җитди сөйләшүгә ярты ел да үтмәгән, "Өйләнергә булдым менә, тиздән кәләшем белән парлап кайтырбыз!" – дигән хәбәр салган. Шатлыклы хәбәргә сөенгән әти-әнисе туй хәстәрен күрә башлый. Гаилә яңалыгы авылга яшен тизлегедәй тарала. Улларыннан булачак килен, кодалар белән таныштыру, кызның кулын сорау, бүләкләр һ.б. туй йолаларын җиренә җиткереп эшләү белән кызыксынгач, булачак кияү: "Кыз сорап йөрү – искелек калдыгы. Уртага салып, хәл иттек: без икебез дә, Фрединың әти-әнисе дә риза, фәлән көнне кайтабыз, туй-мазар ясамабыз, ләкин никахка хәзерләнегез!" – дип кистереп әйтеп, үзенекеләрен гаҗәпкә калдырган. Болай да мондый куанычлы хәбәрне озак вакыт көткән ата-ана, уллары кире уйламасын тагы дип, артык төпченмичә, яшьләр үзләре куйган шартлар белән ризалашканнар. Ата кеше, күңеле вәсвәсәләнеп, җайлап-майлап, улыннан кәләш турында: "Булачак килен ниндиерәк кеше соң? Үзебезнекеме? Телне беләме? Ата-анасы кем? Авылданмы, шәһәрдәнме? Нинди һөнәр иясе?.." - дип сораштыргалаган. Улы булачак хатыны – Фрединың баскетбол белән "шөгыльләнүен" үзеннән бер башка диярлек "озынлыгын", үзебезчә ипи-тозлык кына белүен, заманча кыска киенүен, тәненең ачык җирләрендә модага ияреп ясалган замана чире –карашны үзенә җәлеп итә торган тату рәсемнәре булуын, әти-әнисенең никахка үзләре киләчәкләрен әйткән. Ничарадан-бичара, чарасыз ата-ана нишли ала соң?! Әлбәттә, газиз уллары теләген тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигә!

Менә зарыгып көткән танышу һәм никах көне килеп җитә. Бөтен авыл халкы бергәләп, замана киленен төшерүне тамаша кылырга Рөстәмнәр йорты янына ашыга, әйтерсең, чит планетадан иңә.

Менә зур булмаган авылга бәйрәмчә бизәлгән машиналар кортежы якынлаша. Авылны ду китереп, кычкыртып, берничә кат әйләнгәч, кортеж тантана булачак йорт янына килеп туктый. Рөстәм-Кияү, кояштай шатлыклы елмаеп, үзенең раритетыннан чыгып, әти-әнисен, авылдашларын кайнар сәламли. Машинасы салоныннан фасонлы, модалы, артык кыска күлмәкле, бөтен ачык җирләре тату белән чуарланган, ләкин йөзе фата белән капланган озын буйлы "серле" кәләшкә машинадан чыгарга "булыша".

Кәләш чыгуга, чытырдап Рөстәмгә ябыша, әйтерсең аңа ташланырга, яки урларга әзер торалар. 
Киленне бастырырга мамык мендәр тотып, яшьләргә бал-май каптырырга көтеп торган әти-әни, җыелган туганнар, авылдашлар, телсез-өнсез, хәйран калып, бу тамашаны күзәтә. Шул мәлне барысы да: "Тапкан икән Рөстәмебез кәләшнең "асылын!" – дип уйлагандыр, шәт.
Булса да булыр, ләкин болай ук булмас инде!..

Кулына бал-май салынган милли бизәкле кәсә тоткан кайнана, матур теләкләр тели-тели, яшьләргә якынлаша. Шул чак кияү белән кәләш тиз генә машина эченә чума. Бу хәлгә бар да аптырашта кала. Кемдер дәртле, тантаналы көй кабыза. Машинадан өстенә бик тә килешле күлмәк кигән, нәфис буйлы, йөзе ачык, орчык кебек бөтерчек чибәркәйне күтәреп, кияү чыга һәм якыннары каршысына аны бастырып: "Әти-әни, Фәридә минем кәләшем, гомерлек ярым булыр!" - дип таныштыра. 

"Беренче озын "кәләш" (дус егете!) белән башкарган уен-тамаша, әтинең шелтәсенә җавап йөзеннән, моңарчы ачылмаган серем – шаяруга, уйлап табуга сәләтлегемне исбат итәр өчен эшләнелде", – дип аңлата. Дәррәү килеп яшьләрне алкышлыйлар. Музыка яңгырап тора, төрле төстәге куыклар (шарлар) күккә аша, фейрверклар күпләп җибәрелә. 

Сиздермичө генә Мөслим якларыннан кодалар, кодачалар да килеп җитә. Уен белән башланган тамаша, яңа гаилә коруга багышланган гаҗәеп матур, истәлекле һәм тантаналы вакыйгага әверелә. 

Шәфкать Ганиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев