Хатын-кыз хәйләсе
Сөйгәненең йөрәген яулар өчен Гөлфия алдауга да бара.
Айдар ел ярым элек кенә безнең шәһәргә күченеп килгән, утызга җитмәгән буйдак ир. Арендага торак алган – үз йорты белән яшәүче ялгыз әбидә икенче катта гомер итә. Үзе безнең оешмада машина йөртүче булып эшли. Элек күргәләсәм дә, моңа кадәр аның белән аралашканым юк иде.
Авылда үскән Айдар татарча бераз белүче, чибәр йөзле рус кызына яратып өйләнгән булган. Күз мәхәббәте ялкыны күңел мәхәббәтенә әверелергә өлгермәгән, бик тиз сүнгән. Бергә тора башлап, милли һәм дини яктан фикер каршылыклары тууга гаилә көймәсе комга терәлгән. Кичерешләрен онытырга теләп, яшь ир гомер китабының яңа бүлеген башларга дип, башка шәһәргә күчеп киткән.
Өч баласы булса да, олы яшьтәге бүгенге хуҗабикәсе зур йортта үзе генә гомер итә икән. Ике улы һәм кызы шушы шәһәрдә яшиләр, әмма әниләре янына әллә нигә бер генә килеп китәләр. Безнең әни бик көйсез, артык таләпчән кеше. Аңа яравы авыр, шуңа бергә яшәп булмый, диләр икән.
Хуҗабикәнең кырыс холкы, таләпчәнлеге ата-аналы, апа-сеңелле гаиләдә бер кайгысыз яшәгән егетне дә «тәрбияли». Ашарга әзерләү, кер юу, идән юып, санузел чистарту кебек эшләрне дә башкарырга өйрәнә Айдар. Хуҗабикә шулай итеп егетне үз кагыйдәләре буенча яшәтә башлый. Моңа түзә алмаган Айдар мыштым гына икенче фатир табып, берничә көн яңа җирдә кунып кала. Әмма әйберләрен алып китәргә килгәч, хуҗабикә аны үзеннән җибәрмәс өчен хәйләгә керешә, чөнки бу тыныч характерлы, сабыр холыклы егет аңа квартирант буларак бик ошаган була. Хуҗабикә ялгыз тормыштан туйганлыгын, куркып яшәвен әйтә. Айдарны үзендә калырга ризалаштыра. Тора-бара Айдар да ияләшә төшә, Хуҗабикә апа да артык чәпчеми торганга әйләнә.
Шулай тыныч кына яшәп ятканда болар тормышында кинәт кенә өченче кеше пәйда була: ирдәүкә кебек кыяфәттәге таза бәдәнле, олы гәүдәле Гөлфия исемле чая хатын Айдар яшәгән бүлмәгә сукмак сала. Беренче көннән үк ирне анасы кебек кайгыртырга тотына: бүлмәләрне юа, чистарта, тәртипкә китерә. Эш киемнәрен, урын-җирләрен, җәһәт кенә үзендә юып, үтүкләп алып килә, тәмле ризыклар белән сыйлый. Ә үзе эштән арып кайткан иргә радио кебек туктаусыз тормыш хәлләрен сөйли дә сөйли. Сабыр, тыйнак Айдар нишләсен, аның гайбәтләрен тыңларга мәҗбүр була.
Бу хатынның шулай кинәт барлыкка килүенә, аның тәрбиясенә аптыраган егет бу сорауны хуҗабикәгә биргәләп карый. Тегесе я аны ишетмәгән булып кылана, я җаваптан кача.
Башта Гөлфиягә карата битараф булган ир тора-бара ияләшә төшә: бергәләп чәйләр эчәләр, апа-эне кебек аралашалар. Озаграк керми
торса, Айдар Гөлфияне юксына ук башлый. Бер еллап шулай апа-эне кебек йөриләр.
Беркөнне Гөлфия Айдарга: «Якын дустым миңа тәкъдим ясады. Аңа кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Мин бүтән сине борчып йөрмәм инде», – ди һәм кисәк кенә юкка чыга. Бу хәбәр Айдарга яшен суккандай тәэсир итә. Ул үзенең якынын, күңеле белән яраткан кешесен югалтканын тоя.
«Ел ярым эчендә Ижауда унлап кыз белән таныштым, ләкин берсен дә күңелемә якын китерә алмадым. Алар белән аралашуларга бер-ике очрашудан ук нокта куела иде. Гөлфияне дә башта якын итмәдем, бәйләнчек, әрсез хатын дип уйладым, бөтенләй яратмадым. Ләкин тора-бара аңа ияләштем. Әллә ярата ук башладым инде? Аны югалтуга күңелем әрни, үземә урын таба алмый тилмерәм. Бик юксынам. Кияүгә чыгу хәбәрен ишеткән көннән рәтләп ашаганым да, йоклаганым да юк. Җан тынычлыгым бетте. Хуҗа апамнан да аның турында сораштырдым. Берни белмим ул хатын турында дип җавап кайтарды», – дип сөйләде миңа Айдар.
Айдарны тыныч кына тыңладым, үзем бу йомыкый иргә карата хәйләле адым ясалуын фаразладым. Шуңа күрә бераз көтәргә кирәклеген әйтеп, тынычландырырга тырыштым.
Нәтиҗә, чыннан да, озак көттермәде: Гөлфия ничек юкка чыккан булса, шулай ук кинәт пәйда булган. «Нишләп мине эзләмәдең? Мин сиңа никадәр булыштым, бәлкем миңа да туйга әзерләнгәндә берәр ярдәмең кирәктер», – дип егетнең «тетмәсен теткән». Шул төн аларның киләчәк тормышын бергә бәйләгән. Баксаң, Гөлфиянең бернинди дә «кияве» булмаган.
Икенче көнне үк хуҗабикә өендә ифтар табыны хәзерләгән, мәчеттән хәзрәтне чакыртып, яшьләргә никах та укылган. Шул рәвешле
тәвәккәл Хуҗабикә башта ук күздә тоткан изге ниятен тормышка ашырган: зирәк акыллы, хәстәрле ана кебек кайгыртып, ике ялгызны башлы-күзле итеп, изге айда игелекле гамәл кылган.
Ни әйтәсең, бу яшьләргә хәзер бәхетле тормыш корып, үзара кадер-хөрмәт белән яшәүләрен генә телисе кала.
Шәфкать Ганиев.
Ижау шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев