Авыл ипие — балачак хатирәсе
Авыл ипиен искә төшердем әле бүген.
Әнинең ипи пешерүен, үзебезнең аның янәшәсендә булышып йөрүне, тегесен-монысын китереп бирүне...
Элек ипине мич тутырып пешерәләр иде. Бер атналык итеп. 5-6 калай ипи. Сырлы калай.
Ипи башы була торган иде. Камырны баскач, калайларга салгач, ярты литрлы банканың яртысына камыр салалар. Калайдагы ипиләр дә күтәрелә, банкадагысы да. Банканы суыткычка алып куялар. Өстен каплыйлар. Ул икенче ипи пешергәнче тора. Менә хәзер шуның белән ипи «пешерик» әле:
Шушы камырга 1 чүмеч җылымса су, әз генә писүк, он саласың. Ипи калагы (ул агачтан эшләнгән, дүртпочмаклы көрәк кебегрәк) белән болгатасың. Камыр куе коймак камыры кебек булырга тиеш. Иске камзул белән төреп куясың. Өстенә әле иске шәл дә каплыйсың. Әчергә җылы кирәк. Бу эш ипи куәсендә эшләнә. Моны иртүк башкарасың. (Бик иртә торасың булса, кичтән дә эшлисең.)
Ике-өч сәгатьтән соң 3-4 чүмеч җылымса су, уч белән чамалап тоз, әкрен-әкрен он салып болгатасың, изәсең. Изүен-басуын бер итәсең инде. (Әниләр: «Ипи изәсе бар», — диләр иде.) Озак изәргә кирәк. Әйләндерә-әйләндерә басасың. Кулдан шуып төшәрлек булсын.
Аннан соң камырны калайларга саласың. Яртысына. Кабарып менәр өчен урын кирәк.
Сәкегә, тимер караватка (без үскәндә, бәләкәй якта тимер карават иде) теге иске камзулны, аның өстенә берәр нәрсә җәясең. Шуның өстенә калайларны тезәсең. Өстенә сөлге каплыйсың. Сөлгегә камыр ябышмасын өчен, уклауны калай өстенә куя идек. Һәм кабарганын көтәсең.
Теге ярты литрлы банка бушады бит инде. Аны юып, киптерәсең. Шуңа яңадан камыр саласың. Кабартасың. Тагын — суыткычка. Бер атнадан кирәге чыгачак.
Бер сәгатьтән соң ипи кабара. Ул арада мич әзер була. Мичне тартасың (шулай дип әйтә идек). Күмере калмасын. Ис чыгып ятмасын. Мич алдын канат белән себереп аласың. Утлы күмер казан астына китә. Су җылына.
Ипине ипләп кенә мичкә тыгасың. Аннары кисәүгәч белән этәсең. Берәү биреп тора, әни мичкә тыга бара.
Йөзе киләме — карап торасың. Килсә, мичне ябарга була, юешкәне этеп куясың. Килмәсә, юешкәне генә түгел, мич авызын да ябасың — теге калай капкач белән.
Бер сәгать, сәгать ярымнан ипи әзер була. Тәмле исләр чыгарып пешеп чыга. Әзрәк өстен майларга да була. Яки су бөркисең.
Йомшак әйбер (йомшак әйбер — шул теге иске камзул инде ул) өстенә сөлге җәеп, шуңа ипине куясың. Асты өскә карый. Суына төшкәч, әйләндерәсең.
Сабырлыгың җитсә, суынганын көтәсең. Җитмәсә, кетердәп торган ипинең кибән башын кисеп, сөт белән ашыйсың. Газета укый-укый. (Әнинең игезәгенең улы Илдус абый безгә килгәч, гел шулай ашый иде.)
Суына төшкәч, сөт өстен ягасың, өстенә писүк сибәсең. Һәм урамга чыгып китәсең...
Ә-ә, онытканмын икән әле: ипи калайларын каз канатыннан ясаган таба майлагыч белән майлыйсың...
Менә шул. Мондый ипи бер атнага җитә. Искерми дә, катмый да...
Гөлфинә Хамаева, Минзәлә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев