Бар иде «КАМАЗ»да эшләгән чаклар!
Безгә язалар.
Шушы көннәрдә конвейердан беренче «КАМАЗ» машинасы төшкәнгә 50 ел тулуын бәйрәм итәбез. Гаять әһәмиятле вакыйга. Чаллы өчен дә, шәһәрдәшләребез өчен дә. Яшьләргә бу вакыйга тарих булса, өлкән буыннарга ул «судьбоносный» борылыш булды. Автогигантны Татарстанда төзергә карар кабул ителү, аны кыска срокта тормышка ашыру Чаллы язмышына, гомумән, милләтебез язмышына да зур йогынты ясады. Без Бөтенсоюз удар төзелешендә кайнадык.
Шул вакыйгадан ярты гасыр гомер үткән! Кеше гомере өчен бу күп булса да, автогигант өчен әле үсмер вакыт кына.
Интернеттагы видеоларны карап шаккатасың – йөртүчесез йөк машинасы үзе белеп барысын эшли! «КАМАЗ»ның ул казанышларында минем дә өлешем бар кебек миңа!
Гәрчә аннан 25 ел элек китсәм дә, «КАМАЗ» миңа газиз! Тормышымның иң ямьле, нәтиҗәле чоры анда үтте. Анда эшләдем, дип әйтү генә аз. Без анда яшәдек, тулыканлы тормыш юлы үттек. Чөнки завод системасы үз хезмәткәрен КЗоТ (хәзерге Трудовой Кодекс) кодрәте кысаларында гына түгел, ә тулысынча үз канаты астына ала иде.
Эшкә урнашу белән бушлай фатир алырга чиратка басасың. Башта тулай торактан урын бирәләр. Андагы яшәү шартларын «Бюро быта» дигән бүлек контрольдә тота. Эшчеләр яхшы шартларда яшәргә тиеш.
Тулай торагымны да, заводымны да сагынып искә алам. Хәер, күпләр шулайдыр. Теләсә кемгә бакча җире дә бирәләр иде. Мин дә алдым. Дача төзедек. Бакча күршеләрем – заводташларым белән үзара тәҗрибә алмашып, булышып яшәдек. Балалар бакчаларын да завод бирде. Сабыйларыбыз өчен күңел тыныч булды.
Безнең Автомехантика заводында хезмәткәрләренең җәйге ялын оештыру нияте белән Анапа шәһәрендә бер мәктәпне ике айга арендага алып, шунда юлламалар бирәләр иде. Һәр заводның үз ял базасы бар иде. Җәйен дә, кышын да чыга идек без анда. Менә ничек коллективларны берләштерү чарасы булган.
Без – эшчеләр үзебезне зур һәм әһәмиятле бер проектның аерылгысыз өлеше итеп хис итә идек! Ә бу – бик мөһим! Мин моны «КАМАЗ»дан китеп, шәхси оешмаларда эшли башлагач сиздем. Аларда син эш аты гына.
Заводта җитәкче кадрларга таләп гаять зур иде. Аларның күбесен «КАМАЗ» үзе «үстерде». Шуңа да алар заводның оештыру алымнарын, җитештерү технологияләрен, идарә итү серләрен камил беләләр иде. Ярата идек без аларны. Валлаһи, ярата идек!
Тормыш булгач, проблемалар да була иде. Шәхси проблемалар белән дә туры завод җитәкчеләренә керә идек без. Кабул итәләр иде!
Шулай бервакыт хезмәттәшебезнең улына җитди диагноз куелгач, Дәүләт Думасына депутат итеп сайланган заводташыбыз Николай Семёнович Сазоновка мөрәҗәгать иттек. Ул айга бер тапкыр Чаллыга кайтып йөри, заводка килеп очрашулар уздыра иде. Шул чараларның берсендә коллегабызның улы авыруын җиткердек. Язып алды. Һәм ике айдан Лео Бокериянең үзеннән чакыру килде. Операцияне профессор үзе ясады. Аллаһка шөкер, азагы хәерле булды.
Искә ала башласаң, андый очраклар күп булды. Ул вакытта бу вакыйгалар гадәти хәл дип кабул ителгән. Шулай булырга тиеш дип.
Миңа хәзер дә «КАМАЗ»да вәзгыять шулайдыр кебек тоела. Чөнки ул үзе бер дәүләт кебек бербөтен, акыллы башлар нигез салган система. Минем әле ике классташым хәзер дә заводта эшлиләр.
2000 нче елларда икътисад җилләре кагылып Автомеханика заводын Пресс-рам заводына кушмаган булсалар, бәлки мин дә эшләгән булыр идем.
Халыкның күңелең күтәрү өчен үзешчән сәнгать коллективлары бар иде. Бәйрәм саен концерт куя идек. Хәтер янчыгын бизәп торган җете вакыйгалар, кабатланмас тойгыларны тагын бер язармын әле.
Энҗе Солтанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев