«Елмаю тылсымлы көчкә ия»
Тормыш үзе.
Шәһәрдәшебез, эшмәкәр Алия Ганиева үз телеграм-каналында бабасы Сәим Яхинның (2017 елда вафат булган) оныкларына язып калдырган истәлекләре белән уртаклашты. Газета укучыларыбызны шул кызыклы язмадан өзекләр белән таныштырабыз.
Дәвамы (башы газетабызның 2015 елның 19 декабрь санында).
Сүзем елмаю турында булыр. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: тормышта «яшим» дип яшәгән кешегә һава, су ничек кирәк булса, өченче чиратта елмаю да шул ук һава, су кебек кирәктер.
Мин елмая белмәдем. Бәләкәй чакта: «Бу нинди бик җитди малай?» – дияләр иде. Олыгайгач: «Бу нинди җимерек чырайлы кеше?» – диделәр. Елмаймыйча яшәү тормышта бик күп югалтуларга китерә бит – матди яктан да, рухи яктан да. Елмайган кешене татарча «ачык йөзле» диләр. Елмаю кешегә һәрдаим кирәк бит. Мин кешенең бу халәтен балаларыма сеңдерә алмадым, чөнки әле әһәмиятен аңлап җиткерми идем. Ә менә оныкларыма әйтеп-әйтеп карыйм, тик әлегә нәтиҗәсен күрә алмыйм. Ата-аналары басым ясасалар, бик әйбәт булыр иде, югыйсә.
Кеше белән күрешкәнче, сөйләшә башлаганчы, иң әвәл елмаю фарыз. «Миңа карап бер елмайсаң, барлык кайгыларым тарала», – дип юкка гына җырламыйлар. Менә шулай – бу минем чираттагы «елмаю ялгышым».
Еллар узу белән, билгеле, тормыш мине дә елмаерга өйрәтте. Елмаюның әһәмиятен тагын да тирәнрәк итеп аңлату өчен бераз «лирик чигенеш» ясармын.
Эшли башлаганда, миңа көн саен диярлек төрле гаризалар, хатлар белән төрле учреждениеләрнең бусагаларын таптарга туры килде – безнең оешма бүтәннәреннән төзелеш техникасы, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар сорый иде.
Сукыр үгез сыман, ашыга-ашыга приемный ишеген ачам да сәркәтип кыздан сорыйм: «Начальник үзендәме?» – дим. «Юк, нәрсә кирәк иде?» – дигән җавап ишетелә (ә мин аның үзендә икәнен беләм). «Аңа хатым бар иде». Җавап: «Хатыгызны калдырыгыз – мин аңа тапшырырмын». Мин чыгып китәм.
Җитәкчегә кергән очракта да, анда озак тормаска куша – тиздән җыелыш буласын әйтеп куя. Мин кергәндә, начальник, гадәттә, телефоннан сөйләшә торган була. Трубкасын куйгач, күзләрен күтәрми генә, теләр-теләмәс: «Нәрсә кирәк?» – дип куя. Мин аңа кулымдагы заявканы сузам. Аны укыгач: «Начальнигыңа әйт – берничек тә булыша алмыйм», – ди. Мин борылам да лап-лоп басып кабинеттан чыгып китәм. Сәркәтип кыз: «Ишекне шапылдатып япмагыз», – ди. Урамда пычрак булса: «Аягыгызны да сөртмәгәнсез», – дип өстәп куя. Ишек ябылганда, артымнан аның: «Йөри инде шунда – җыен ыбыр-шыбыр», – дигәне ишетелеп кала.
Шулай итеп, мин бәян иткән вакыйгада беркем дә елмаймады. Мин алар турында: «Кара – нинди тупас кешеләр, бюрократлар», – дип уйлап куйдым. Ә бит чынлыкта алар түгел – мин тупас икәнмен. Мин бит үзем сәркәтип кызга елмаерга, итагатьле итеп исәнләшергә кирәк санамадым. Нишләп әле ул миңа елмайсын ди?!
Еллар үтте... Хәзер мин приемныйга тыйнак кына итеп елмаеп керәм дә: «Исәнмесез, кызым (мин бит карт, ә ул яшь), хәлләрегез ничек?» – дим. Ул елмаеп: «Рәхмәт, әкренләп» яки «Ал да гөл», – ди. Сүз алышу шаяру катыш, хөрмәт тонында бара. Аннары сорый: «Безнең якка нинди җилләр китерде? Менә монда утырыгыз. Ничек анда урамда?» һ.б. Кәефенә карап, шулай берничә минут сөйләшәбез. Ниһаять, ул: «Сезгә җитәкчегә кирәкме?» – дип сорый. Мин киң елмаеп: «Сез рөхсәт итсәгез – әйе, керер идем», – дим. Ул да елмаеп: «Рөхсәт итәм – керегез», – ди. Яки: «Анда әле кеше бар – көтеп торыгыз, менә яңа газеталар карап алыгыз», – ди.
Менә мин начальник янына керәм (әлбәттә, елмаеп): «Исәнмесез, Гали Галиевич, саулыкларыгыз ничек?» – дим. Ул урыныннан бераз күтәрелеп (таныш булсак, урыныннан ук торып, кулын сузып): «Аллаһка шөкер – зарланмыйм. Рәхим итеп утырыгыз, нинди гозер белән килгәнегезне сөйләгез», – ди. Мин сөйлим. Ул заявкамны карый да: «Вәли Вәлиевичны (минем начальникны) хөрмәт итсәм дә, кызганычка каршы, бүген сезгә ярдәм итә алмыйм», – ди. Мин аның салпы ягына салам кыстырып, мактыйм, аннары тагын сорыйм. Ул, ниһаять, уңай карар кабул итә. Мин киң елмаеп аңа рәхмәтләремне әйтәм һәм чыгып китәм. Иң беренче эш итеп, әлбәттә, елмаеп сәркәтипкә: «Кулыгыз җиңел булды, кызым – юлым уңды, кул куелды, рәхмәт», – дим. Ул да елмаеп: «Менә бит – яхшы булган, тагын килегез», – ди. «Әлбәттә, киләм. Шундый матур кызны тагын бер күрер өчен генә булса да килерлек», – дип җавап бирәм. Минем комплименттан аның бит очлары кызара. Ишек ябылганда, аның: «Бигрәк рәхәт абый бу», – дигәне ишетелеп кала.
Болар барысы да елмаюның көче турында – гәрчә ул барысын да хәл итә алмаса да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев