Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Иҗат

Каләм дигән әйбер бар

Хәтер-хатирә.

Очраклы гына кулыма Чаллыда 90 нчы елларда нәшер ителгән «Нур» газетасының берничә саны килеп керде. Дөресрәге, архивымны барлаганда тап булдым мин аларга. Мин үзем дә журналистлык хезмәт юлымны «Нур»да башладым. Татар матбугатын яратучылар хәтерлиләрдер, туксанынчы милли күтәрелеш елларында бик популяр, көчле каләм ияләрен туплаган данлыклы газета иде ул. Аны гамәлгә куючы талантлы баш редактор Нәсих абый Таҗиев кадрларга карата бик таләпчән иде, алар газетаны нур итеп балкыттылар, халыкны агарттылар да, тәрбияләделәр дә, күңелләрен дә күрделәр. Монда танылган каләм осталары Чәчкә Хөснетдинова, Өлфәт Сәрвәров, Рәсимә Хафизова, Әхмәт Дусайлы үрнәгендә татар журналистикасы мәктәбе оешты.

«Нур»ның мин табып алган 1992 елның 21 январь санын да кызыксынып укып чыктым.Әхмәт Дусайлы язучылар Мөхәммәт Мәһдиев һәм Аяз Гыйләҗев белән әңгәмәсе аеруча игьтибарымны җәлеп итте. Җәмгыять тә үзгә, заман да башка, кызганычка каршы, бөек әдипләр дә, Әхмәт абый үзе дә арабызда юк. Тик алар күтәргән мәсьәләләр бүген дә актуаль, аларның дөньяга, әдәбиятка карашлары кызыклы. Язма сезгә дә ошар, дип, тәкьдим итәргә булдым.

Каләм дигән әйбер бар...
Заман шаукымы дәүләт язмышына, икътисади мөнәсәбәтләргә, безнең яшәешебезгә генә түгел, мәдәниятебезгә, конкретрак алганда, әдәбиятка, аны тудыручы әдипләргә дә тәэсир итми калмый. Әле кайчан гына какшамас булып тоелган кануннар, кагыйдәләр, әйтерсең, балавыздан ясалганнар – замананың кайнар сулышы кагылуга, берәм-берәм эреп төшә башладылар. Ә бит, югыйсә әдәбият кануннары Алланың үзеннән килергә, әдәби әсәрләр Мәңгелек өчен язылырга һәм, мең, миллион еллар үткәч тә, безнең хәзерге роботлар теле белән әйтсәк, актуаль булырга тиешләр. Әгәр ул «Киләчәккә хатлар», «Кызыл чәчәкләр», «Намус»лар, әгәр алар ниндидер идеологиягә хезмәт итү өчен язылганнар икән, димәк, алар да заман шаукымы җимешләре.

Бәлки, заман шаукымына ияреп, әдәбиятта ниндидер яңа, «социалистик» булмаган таләпләр уйлап табарга, җир йөзендәге миссияләрен үтәгәннән соң Мәңгелек Йортка кайтып киткән әдипләрнең моннан ун, егерме, илле ел элек язылган әсәрләренә ревизия ясап маташуның кирәге дә юктыр. Югыйсә кайбер мөхәррирләр яңа язылган әсәрләрнең Яңа Идеологиягә хезмәт итүен таләп итә башладылар. Ә моның элеккеге таләпләрдән бернинди аермасы да юк.

Шулай да, уйлашырга кирәктер.
Узган елның декабрь ахырларында Казаннан берничә әдип, Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү комиссиясе әгъзалары, рәсми йомыш белән Чаллыга килеп чыкканнар иде. Аларның кайберләре, атап әйткәндә, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев һәм Әхмәт Рәшитов безнең мөхәрририят белән дә очрашты. Форсаттан файдаланып, үземне борчыган әлеге темага аларның да кылларын тарткалап карарга булдым.

* * *
– Мәгълүм ки, безнең советлар илендә гади совет гражданинына язучы була алмас өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Чөнки кешегә, язучымы ул, шагыйрьме, бүтән һөнәр иясеме, җан асрарга кирәк. Ә шигырь-хикәя язып тамак туйдырулар, бигрәк тә гаиләң булса, ай-һай, мөмкинме икән?..

Аяз Гыйләҗев:
– Беренчедән, чит илләрдә профессиональ язучылар юк дәрәҗәсендә. Бик зур әдипләр дә барыбер кайдадыр эшләп кенә тамак туйдыра алалар. Әлбәттә, язучылык хезмәте белән генә яшәү кайда да авыр. Татар язучылары арасында профессионаллар гомер-гомергә өчәү-дүртәү генә булды. Әле менә Мөхәммәт ага да пенсиягә чыккач кына...
– Яза башладым.
– Әйе, профессиональ язучы булды.
Аннан, кайбер язучы: «Эш бармый, эш туктады», – дип зарлана. Аңа әле һава торышы ошамый, әле башкасы комачаулый.

Мин үз практикамнан чыгып әйтәм, язучы бит ул – мәңгелек двигатель. Табигать аны бер мәртәбә көйләп куйган, ул башкача туктый алмый. Мин үзем соңгы елларда ял итүнең нәрсә икәнен белмим. Минем күңел аны хәзер кабул итми.

Язучы булу авыр. Ләкин таланты булган кеше барыбер үз юлын таба ул. Ышанычыңны югалтырга кирәкми. Берәүләр үз темаларын иртәрәк таба, икенчеләр соңрак. Иң әһәмиятлесе – үз максатыңны алдан ук ачыклап куярга кирәк.

Менә Мөхәммәт гасыр ахыры, Кесмәс үзәннәре турында яза. Ул шушы хакта, көче җиткәнгә, соңгы сулышына хәтле, мең китап яза ала.

Кешеләрне табигать үзе әзерли, сайлап ала, тугры юлга кертеп җибәрә. Әйтик, бер зур җырчы югалуга, табигать икенчесен тудыра. Берьюлы ике зур язучы, җырчы була алмый...
Аннан, татар язучысы бер генә жанр белән тамак туйдыра алмый. Мин үзем алтмыш өченче елдан профессиональ язучы. Драматургиядә һәм прозада эшләдем. Шулар мине ашатты-эчертте, акча китерде, яшәргә мөмкинлек бирде.

Эшләмичә язу, билгеле, яхшы эш. Аңа омтылырга кирәк. Әгәр үзеңне мәҗбүриләп эшләтә алсаң. Гомумән, язучы фанатик булырга тиеш. Өстәлдә ак кәгазь күрсә, аның күңеле кыбырҗый, кулы кычыта башлый. Ул тыела алмый.

Кичә безнең биредә шактый мәшәкатьле көн булды. Арытты. Менә, Мөхәммәт, әйт әле, Чаллыга килгәч, ничә бит яздың?

– Унҗиде бит. Бер мәкаләмне язып бетердем.
– Онытмагыз, бу бит әле теге, табигать биргән бүләк түгел. Бу – хезмәт. Менә шулай итеп үзеңне тәрбиялисең. Мин үзем алтыда торам, иртәнге ашны ашаганчы, гәүдәне авырайтмыйча, сәгать тугызларга кадәр эшлим. Минем нормам – 5 бит.

Мөхәммәт Мәһдиев:
– Язмый кала алмый торган әйберләр була. Менә шуны язсаң – әсәр шул була инде. «Тукта, фәлән әйбер турында языйм әле», – дисәң, булмый. Тар аяк киеме кисә, кеше гел шул турыда гына уйлый. Мәхәббәтне дә, ашау-эчүне дә оныта ул.
Мин үзем «Кырык беренче ел балалары»н язгач, Нурихан Фәттахка укыттым. «Моны бастырып чыгарсалар, – мин әйтәм, – башка бернәрсә дә язмас идем». – «Ай-һай, малай, – ди Нурихан абый, – хәзер син туктый алмыйсың инде».
– Хәзер, Аллага шөкер, «совет» һәм «социалистик» дигән сүзләрдән арына барабыз. Менә шушы шартларда татар әдәбияты ниндирәк булырга тиеш?

Мөхәммәт Мәһдиев:
– Социалистик реализм мәсьәләсенә килгәндә, ул – кыса. Кави Нәҗми белән Мирсәй Әмирне КГБда башларына кыршау кигезеп кысканнар. «Әйе, мин совет властеның дошманы», – дип кул куйдырганнар. Соцреализм – әнә шул кыршау инде ул. Аны Сталин уйлап таба һәм Горький. Шуннан котылмакчы булып карыйбыз, әйеме, галимнәр риза түгел.
Бөтен халыкны без бүген Тукай белән тәрбиялибез. Ә ул белгәнме соң соцреализмны? Юк, белмәгән. Гаяз Исхакый да белмәгән. Бернинди «изм»нар кирәк түгел. Просто, күңелеңдәгесен язарга кирәк.

Хәзерге вакытта әдәбиятта да, гомумән, дөньяда да кыйммәтләрне кабаттан бәяләү бара. Шуннан чыгып исәпләгәндә, безгә, иң беренче нәүбәттә, мәктәп дәреслекләрен өр-яңадан эшләп чыгарырга кирәк. Мин дүрт ел буе бу эш буенча көрәшәм, башка гел чүкеп торалар. Мин әйтәм, «Нәни разбойник»ны укытып, балага әхлак тәрбиясе биреп булмый. Ә миңа: «Нишләп Такташка каршы чыгасың?» – диләр. Такташка түгел, аның кызыл әсәрләренә каршы чыгам. Балаларга аның егерменче елларга чаклы язган әсәрләрен, «Җир уллары»н, «Үтерелгән пәйгамбәр»ен укытырга кирәк.

Такташ, беләсезме, ни өчен үлгән? Аның дөньяга карашы тупикка кергән. Ярый әле үлеп котылган. Аны барыбер аткан булырлар иде. Маяковский һәм Есенин белән дә шундый ук хәл.

Мин инде хәзер пенсиядә. «Бетте көч, сынды кылыч, чыкмады эш», – дип читтә сыкрап утырам. Менә күрерсез, яңа методикалар, яңа дәреслекләр чыгар. Алар барысы да һаман сталинчыл китаплар булыр. Ни өчен шулай? Чөнки татар – иң артта калган милләт, һәм аның галимнәре – тарихчылары, әдәбиятчылары, телчеләре – иң артта калган галимнәр.
– Без Такташка да, башка классикларга да бәрелеп алдык. Татар дөньясын урыс мәдәнияте аша Европага таба борырга өндәгән Тукайга да кагылып китәргә ярыйдыр…

Мөхәммәт Мәһдиев:
– Әлбәттә. Аның да ялгышлары булмаган түгел. Шуңа күрә аны идол итәргә ярамый. Шулай ук Муса Җәлилне дә, Хәсән Туфанны да. Такташ турында әйттем инде.
Аларның юньле әсәрләрен яхшылап укырга кирәк. Шәхесне үтерүнең бердәнбер юлы – аңардан идол ясау.
– Хәзер Татар илендә бәйсезлек өчен зур көрәш бара. Матбугатта да моның өчен мөмкинлекләр ачылды. Менә бу шартларда язучының миссиясен нидә күрәсез?

Аяз Гыйләҗев:
– Мин үзем хәзер сәясәт белән шөгыльләнеп, чәчрәп чыга торган яшьтән үттем инде. Салмаклык килде. Аннан, бу иҗтимагый хәрәкәттә катнашучыларның барысы белән дә килешеп бетә алмыйм. Минем төп эшем – әдәбият.

Мөхәммәт Мәһдиев:
– Тукай үз гомерендә бер генә демонстрациядә катнашкан. Уральскида. Анда да депутат Недоносковны күтәреп өенә хәтле илтеп куйганнарын гына кызык итеп карап барган.
Исхакый да, Әмирхан да митингларга йөрмәгәннәр. Язучының кулында каләм дигән әйбер бар. Шәрран ярып митингта кычкырганга караганда, көчлерәк әйтеп бирергә мөмкин ул.
Әхмәт ДУСАЙЛЫ язып алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аяз Гыйләҗев Мөхәмәт Мәһдиев