«Китабыма тупланган шигырьләремне укып, кемдер сагышланып яшьлек елларын исенә төшерер»
Кәүсәрия Ямалиева – Тукай районы Калмаш авылы кызы. Бүген Яр Чаллыда яши. Үзенең түгәрәк гомер бәйрәменә багышлап, ул «Гомер агышлары» дигән тәүге китабын бастырып чыгарды. Шәһәрдәшебезнең шатлыгын без дә бүлешәбез һәм шул уңайдан аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Кәүсәрия ханым, шундый матур, тирән эчтәлекле китабыгызның дөнья күрүе бик күңелле вакыйга, котлыйм сезне. Бу зур эшкә ничек тәвәккәлләп алындыгыз?
– Юбилеем якынлашканда үземә һәм минем шигырьләрне яратып укучы дусларыма, туганнарыма бүләк ясыйсым килде дә тәвәккәлләп тотындым. Гомер буе иҗат иткән шигырьләрем бик күп җыелган иде, әле китапка керми калганнары да шактый.
– Гомер буе, дисез, беренче шигырьләрегез кайчан туды соң? Нинди темаларга язудан башладыгыз? Сезгә нәрсә этәргеч булды?
– Хыялым татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу иде. Укытучыбыз Фәимә апа Ситдыйкова үрнәгедер инде. Озын иншалар, шигырьләр яза башладым. Иҗатка ничек кереп киткәнемне сизми дә калдым. Сәхнәләрдән Тукай, Җәлил, Такташ шигырь-поэмаларын яттан сөйләп, авыл апаларын елата идем. Үзем дә тәүге шигырьләремне кәгазь битенә төшерә башладым. Алар әти-әни, туган авылым, соңрак, әлбәттә инде, мәхәббәт турында иде.
– Мәктәптән соң КамАЗ төзелеше барган Яр Чаллы шәһәренә юл тотасыз, шунда эшкә урнашасыз. Яшь калада һәр көн яңа шатлык, яңалыклар алып килә, күңел оча, канатлана. Сәнгатькә, иҗатка тартылу үзенекен итә. Театр дөньясына ничек кереп киттегез?
– Көндезләрен заводта эшләсәм, эзләнергә яраткан күңелем, сәнгатькә булган мәхәббәтем кичләрен мине «Энергетик» мәдәният сарае каршында Илдар Хаҗиев оештырган татар театрына алып килде. Алабуга мәдәният-агарту училищесының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамладым. Аннары баш-аягым белән иҗат-сәнгать дөньясына кереп киттем. Шушы мәдәният сараенда оештыручы-инструктор, үзешчән театрда постановка бүлеге мөдире булып эшләдем. Хезмәттән бушаган арада хисләнеп шигырьләр уку, үзем дә шигырьләр иҗат итү күңелемә ял, көч-дәрт бирә иде. Шигырьләрем Тукай районының «Якты юл», Чаллы шәһәренең «Шәһри Чаллы» газеталарында басылып килде.
Шул елларда, үземнең иҗат сәләтемне үстерү, югары белем алу нияте белән читтән торып Казан дәүләт университетына укырга кердем, анда журналист белгече алдым. Театрда шактый гомер хезмәт куйганнан соң, журналист каләмен «КамАЗ адымнары» радиосында сынадым. Хәбәрче булып эшләдем, завод яңалыкларын халыкка җылы, эчтәлекле итеп җиткерергә тырыштым. Соңрак Яр Чаллы шәһәре телевидениесендә эшләүгә күчтем, хәбәрче, режиссер вазыйфаларын башкардым.
– Кәүсәрия ханым, шәхси тормышыгыз турында да сөйләгез әле. Хәер, гомер агышларыгыз – бәхетле чакларыгыз да, борчулы вакыйгаларыгыз да ак кәгазь битләренә күчкән шигырь юлларында.
– Әнием Халисә Хәйретдин кызы белән әтием Габделәхәт Шада улы «Якты юл» совхозында терлекчелектә, яшелчәчелектә хезмәт куйдылар, әти тирә-якта даны таралган балта остасы иде. Гаиләдә өч бала үстек – мин, Рәйханә, Нәкыйп. Зур гаилә, туган-тумача бүгенге көндә дә туган нигезгә, ата-баба йортына кайтып, аралашып, дус-тату, үзара ярдәмләшеп яшибез.
Тормышта минем үз юлым, яшьлегемдә иң яраткан чәчәкләрем – ромашкаларның ап-ак таҗлары юраган үз бәхетем. Төрле елларда язылган һәм китабыма туплап бирелгән шигырьләремне укып, кемдер сагышланып туган ягын, яшьлек елларын, әти-әниле чакларын исенә төшерер, минем гомер агышларында үзен күргәндәй булыр, кемдер гыйбрәт алыр.
– Шигырьләрегездә авыл темасы зур урын алган, үз йортыгызны да саласыз. Әллә шунда кайтып яшәргә исәпме?
– Әйе, туган авылымны бик яратам. Тамырым шунда, җан да, кан да тарта. Бүген изге җанлы, киң күңелле Минтаһирым белән бәхетле гомер кичерәбез. Улымның гаиләсе, оныкларның уңышлары сөендереп тора. Олыгаеп барсак та, өй салып керергә булдык. Авыл тормышын элеккечә җанландырасы килә. Күчеп килгән кешеләр үз дөньяларына чумып яши. Җәмәгать эшләре дә өлкән буынны күбрәк кызыксындыра. Бөтен эшне башлап йөрүче, кайгыртучы – авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллинага рәхмәтле без. Аның һәр башлангычына булышучы, шәһәрдә җитәкче урыннарда эшләп, хәзер авылда йорт салып төпләнеп яшәүче Валерий Брицов, 1975 елда мәктәп тәмамлаган сабакташларым: гармунчы, җырчы Наил Исмәгыйлев, район чараларында актив катнашучы, «Бояр» чишмәсенә җан өрүче, авыл уртасында парк ясыйм дип, чәчәкләргә күмүче Халидә Хәмидуллина һәм башкалар, чын мәгънәсендә авыл җанлы кешеләр. Авылыбызның моңлы сандугачы Рәкыя Ибраһимовадан башка да бер чара да үтми. Бу кешеләрнең тырышлыгы, үҗәтлеге, ихласлыгы сокландыра. Кыскасы, җырдагыча: «Җирдә яшәү рәхәт, әгәр тойсаң бик күпләрнең рәхмәт сүзен».
Гөлшат Нуретдинова, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы
Гомерем агышлары
Уза гомер, тузмый күңел,
Кала еллар, чаба юллар.
Әллә елый, җырлый микән,
Гармун телен барлый куллар.
Моң агыла, аң уяна,
Йөгерә уй арбалардай.
Дуслар, ярлар, җырлар ярда –
Тәгәриләр алмалардай.
Ага мактау, тапталулар,
Яратулар, каратулар.
Ашыгулар, абынулар,
Бүләк алу, таратулар.
Дәртле көйләр уйный гармун,
Искә төшә узышулар.
Эшләүләрем-яшьнәүләрем,
Сагындырып тора шулар.
И, күңелнең балкышлары –
Ялгышлары, алкышлары.
Табышларда, сагышларда
Гомеремнең агышлары.
Туй уздыру, тун туздыру,
Тырышулар, көрәшүләр.
Саубуллашу, бәхилләшү,
«Әни!» «Улым!» дип дәшүләр...
Бар да булды, адаштырды,
Дилбегәсез уйнак күңел.
Туктап торчы, хыял атым,
Язлар көздә кунак түгел.
Гомер агышларым барлап,
Елый йөрәк көлә-көлә.
Гармун һаман сөйли-көйли,
Бәгырьләрне телә-телә...
Калмашым
Картада юк туган авылым,
Китапта да язмыйлар.
Урманында лимон үсми,
Кошлар да ауламыйлар.
Сокланырлык су буйлары,
Эшкә атлар җигәләр.
Бөркеткә тиң батырлар бар,
Җырлап иген игәләр.
Яз җитүгә кошлар кайта,
Гөрли Сабан туйлары.
Җырчы әтәчләр ни тора,
Бакалы су буйлары!
Бәйрәм саен уза туйлар,
Бездә дә бар гашыйклар.
Илләр тыныч, имин булса,
Тулы булыр кашыклар.
Һәркемгә дә якын шул ул
Туган җире, туфрагы.
Калмаш – минем туган авылым,
Илемнең бер почмагы.
Теле барның иле бар
Теле барның иле бар, дип,
Хак әйткән безнең халык.
Телле – Җирле! Өйле! Денле!
Телгә тупланган байлык.
Татар теле – Тукай теле,
Әби-бабам мирасы.
Даһи, бөек хәзинә,
Ул – күземнең карасы.
Саралар, Сәйдәш аһәңе
Якты, матур уйларда.
Хәзер Алман илендә дә
Көрәш Сабантуйларда.
Татар барда хәтәр бар, дип,
Йөрмәсеннәр сөйләнеп...
«Әпипә»гә биеп яши,
Бабайлар да өйләнеп...
Татар теле – дуслык теле,
Инсафлы ул, ягымлы.
Әниемне яраткандай,
Сөям туган ягымны.
Афәрин, театр
(Театрда бергә уйнаган, эшләгән дусларга)
Мең яшәсен театр, дип,
Әйләнә сәхнә, әйләнә.
Афәрин бу могҗизага,
Уен чынга бәйләнә.
Язмышларны урый еллар,
Әйләнепме әйләнә.
Галиҗәнап театрны
Син яманлап сөйләмә.
Театр – сихри дөнья бит,
Якты төсләр бәйләме.
Елата да, көлдерә ул –
Изге хисләр бәйрәме!
Серле пәрдә тылсымыдыр,
И, мөкатдәс, гали зат!
Чынбарлыкның табышмагы,
Олы мирас, гел азат!
Түгәрәк сәхнә тәгәри,
Алкыштан баш әйләнә.
Милләт җаны, даны монда,
Ел гасырга бәйләнә.
Сәхнә – минем кыйблам, диеп,
Гыйбрәт алам, яктырам.
Догамны дуслар ишетсен,
Тамашага чакырам.
Җан дусларга
Канәгатьмен язмышымнан,
Җан дусларсыз тормадым.
Серләремне чәчмәсәм дә,
Бик күпләрне тыңладым.
Рәхәт итеп яшәдек без,
Үпкә-ачу тотмадык.
Дөнья безнеке иде бит,
Ишекләрен япмадык.
Кая барсак, нишләсәк тә,
Таныш-белеш бер кочак.
Якты йөзне кызганмадык,
Рәхмәттән яктык учак.
Сөйләделәр, сөймәделәр,
Яраттылар күбрәк.
Ял итүләр азрак булган,
Дөнья кудык тизрәк.
Якладылар, сакладылар,
Дуслар булды янәшә.
Аңладылар, сатмадылар,
Мәрхәмәттән җан дәшә.
Танышулар аша туды
Мәзәге-кызыкларым.
Югалмыйча кала бара
Иң якын җан дусларым.
Уртак яшьлек сизелмәде,
Бергә узсын картлыклар.
Санаулы дус, сынаулы ел,
Берләштерсен шатлыклар.
Иман булсын түрегез
Бәхетне өреп кабыгыз,
Кайчак ул да яндыра.
Язмыш ялгыш юлдан китә,
Бөгә дә ул, сындыра.
Сөю-көю рәттән йөри,
Башлар буталып бетә.
Гомерлек диеп уйлыйсың,
Алда үкенү көтә.
Яшәү, үлем – бертуганнар,
Өс бөтен, тамак та тук.
Челпәрәмә килә тормыш,
Иртән бар син, кичкә – юк.
Акны кара алыштырмый,
Кыйммәткә төшә ялгыш.
Пычрак яла яксалар,
Аклану – ачы сагыш.
Уң белән сул буталмасын,
Туры юлдан йөрегез.
Алга бар, артыңны кара,
Иман булсын түрегез.
Көн дә, төн дә янып торсын
Күзләр ай һәм кояштай.
Кайгы-хәсрәт капламасын,
Сүзегез булсын ак май.
Дус дошманга әйләнмәсен,
Дуслар белән күңелле.
Туганнар торсын янәшә
Юатырга күңелне.
Яздан көзгә атлаганда,
Көч-хәл бетеп китмәсен.
Эшләр, юллар көтеп торсын,
Гомер зая үтмәсен.
Бүген яшәп калыйк
Еладык та, җырладык та,
Узып бара гомерләр.
Янып күмергә әйләнде,
Башка төшкән түмәрләр.
Чыныгыпмы, тырышыпмы –
Гел көрәшеп яшәлде.
Күңел генә әрсез икән,
Картаймады – яшәрде.
Һаман әле дөнья куып,
Җиңеп барасы килә.
Яратасы, яңартасы...
Берүк картайган димә.
Ике гомер яшәп булмас,
Без бүген яшьнәп калыйк.
Аерылганны аю ашар,
Ә без бергәләп барыйк.
Алтмыш бишләргә җитәм
Алтмыш бишләргә җитәм,
Язмыштан бәхет көтәм.
Кызлар картаймый икән –
Көзләрдән язга үтәм.
Хыяллар бит утызда,
Талпынасың ла күңел.
Яну-көю яңача,
Туктарга мөмкин түгел.
Мәхәббәт туйдырмады,
Йөрәк тә утыз биштә.
Эшләү – яшьнәү ардырмый,
Зарланмас идем һич тә.
Күк капусы ачылып,
Кызыл кар явар төсле.
Көндез йолдыз атылып,
Бутаганнар бар төсне.
Җиләктәй түгел күптән,
Кырык биш чагым үткән.
Кабатланмас шул бүтән,
Гомер йомгагым сүткән.
Илледә шәп атлардай,
Дөнья куып җигелдек.
Аңлаганга аңлардай,
Балаларга чигелдек.
Илле бишләрне үткәч,
Ашыга, чаба көннәр.
Алмашына иртә, кич –
Янымда калыр кемнәр?
Алтмыш бишкә җиткәндә,
Көзне яз итәр өчен,
Күктән хәбәр көткәндә,
Яшәрлек булсын көчең.
Балалар һәм оныклар,
Җан дусларны җитәкләп,
Туганнар, ярым белән
Атларга язсын ипләп.
Эзем калсын шигъри юлларда
Артта калган юллар озын инде,
Алдагысы безгә билгесез.
Һәр юлчыга хәерле юл телим,
Булмасын тик барып җиткесез.
Гомер юлы сукмаклардан тора:
Карлар каплый, үсә чирәмнәр.
Аяк эзе, йөрәк хисе сыкрап,
Кар суыдай ага тирәмнән.
Сикәлтәле, такыры да булды,
Борма-борма юллар ураулы.
Әйләнеп кайт туган йортыңа, дип,
Әни карашлары сораулы.
Очраштыра, таныштыра юллар,
Чакыра да, кабат югала.
Йөгереп лә аны узыйм, димә,
Этүчеләр барда – шугала.
Адаштыра, саташтыра юллар,
Уңны, сулны бутый кешеләр.
Юлдан язулардан коткар, Ходай,
Яхшы булсын хәтта күршеләр.
Рәхәт бит ул чабып атлаулары,
Ияреп кил, гомер, язларга.
Кошларның да кайтыр юлы бар, дим,
Парлы канат киек казларга.
Бер адымны атлар көчең булса,
Изгелекләр эшләр юлга чык.
Мәшәкатьләр, вакыт киртә түгел,
Теләгәнгә һәрчак юл ачык.
Кунакларга илтсен юлларыбыз,
Кирәк кайчак дуска мактаныш.
Җәяү йөреп, урап кайтыр ара –
Мамадыш һәм Париж, Актаныш.
Туры, дәвамлы булсын сәяхәт,
Ак юл сиңа, берсен сайласаң.
Шоферларга яшел төсләр ошый,
Шома юллар – яхшы майласаң.
Юлдаш кирәк алга барыр өчен,
Бәхет кошын тотып кулларда.
Үз юлымны үрләп эзләп таптым,
Эзем калсын шигъри юлларда.
Табылдың
Илаһи бу мәхәббәткә
Ник үрелдем, табындым.
Гашыйк йөрәк һаман сыкрый,
Сагындым бит, сагындым.
Сөюләрдә көюләр бар,
Утларында кабындым.
Ярату көчле итәдер,
Егылмадым – абындым.
Олы хис канатлар бирә,
Сөенечтән кагындым.
Син торган якларга очам,
Күрештер, дип багындым.
Килдем, күзеңә карадым,
Син сер булып чагылдың.
Иреннәрең иренемдә,
Дәшмә, диеп кагылдың.
Бәхеткә түзә алмадым,
Йолдыз булып атылдым.
Кабындым шул, кабындым,
Табылдың бит, табылдың.
Татарлар – бөек халык
Без татарлар – биек, бөек халык,
Тукайлы, Туфанлы, Такташлы.
Илләр саен сибелгән ул татар,
Туган юкта яклый якташлы.
Без татарлар – шанлы, данлы халык,
Кырым, Төмән, Болгар, Биләрдә.
Куллар кысып җирләр дауламыйбыз,
Көрәш Сабантуйда – билләрдә.
Без татарлар – телле, моңлы халык,
Әлфия, Илһам, Салаватлы.
Бисмилласын әйтеп юлга чыгар,
Кыйбласы бар, рухлы, иманлы.
Без татарлар – эшчән, батыр халык,
Газинур, Мусалар дәвамы.
Һәйкәлләрдә мәрмәр ташлар дәшә,
Әлмәндәр, Мәрҗани кавеме.
Без татарлар – бик кунакчыл халык,
Каз бәлешле, чәкчәк, коймаклы.
Җиңү байракларын барлаганда,
Атларыбыз булсын җайдаклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев