Шагыйрә укытучы (шигырьләр)
Лилия Захарова – Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылы кызы. Башта Минзәлә педагогик колледжын, аннан Чаллы шәһәренең педагогия институтын тәмамлаган. Бүген ул 50нче мәктәптә милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшли.
Язу сәләте аңа әнисе һәм әбисеннән күчкән. Әбисе заманында телгә бик оста кеше булган. Әнисе исә бик матур җырлаган. Лилия үзе дә кечкенәдән үк җырга-моңга гашыйк. Аның бу мәхәббәте шигырьләрендә чагылыш тапкан.
Үзенең беренче шигырен Лилия 5нче сыйныфта укыганда ук иҗат итә. «Татар теле укытучысы өй эше итеп шигырь язарга бирде. Ул – минем талантымны күрүче иң беренче кеше. Аннан соң мәктәптә, авылда нинди генә чара үткәрелмәсен, мин аларны гел шигырь юлларына сала идем», – дип искә ала ул. Аның шигырьләре Минзәлә районы газетасы битләрендә дә еш басыла.
Ләкин мәктәптә эшли башлагач, ул үзенең шигырь язуы турында беркемгә дә сөйләми. Бер елны аңа шәһәрнең Үзәк районы үткәргән конкурста катнашырга туры килә. Анда Лилия шигыре белән конкурсның финалына узып, бер номинациядә җиңү яулый. Шуннан соң Лилиянең «Аклык» дип исемләнгән шигырь җыентыгы дөнья күрә.
Бүгенге көндә аның берничә шигырь җыентыгы бар. «Әтиемә», «Әниемә» шигырьләре «Күңел» радиосында еш яңгырый. Аларны котлау итеп тә кулланалар. Моннан тыш, Лилиянең берничә шигыренә көй дә язылган, аларны татар җырчылары башкаралар. Шундыйлардан Илгиз Закиров көенә «Мәктәбем» һәм «Тәкермәнем» җырларын атарга була.
Газета укучыларыбыз игътибарына Лилия Захарованың «Аклык» җыентыгыннан берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Авылыма
Мин бит хәзер ерак синнән,
Һәрчак искә төшәсең.
Күңелем әрнегән чакта
Төшләремә керәсең.
Искә төшә болыннарың,
Саф сулы салкын чишмәң.
Нәрсә җитә соң дөньяда
Каз-үрдәкле инешкә.
Сандугач сайрый талларда,
Үзәкне өзеп-өзеп.
Йөрәккәем өзгәләнә,
Булмый сагышка түзеп.
Очынып кайтып керәм дә,
Килми бер дә китәсем.
Югыйсә, беләм, авылым,
Син бит сагынып көтәсең.
Син, авылым, минем өчен
Кадерле балачактан.
Чит-ят җирләрдә йөреп мин
Мәңгегә бәхет тапмам.
Язмыш мине аерса да,
Тәкермәнкәем, синнән
Йөрәгем, күңелем белән
Синнән барыбер китмәм.
Ана кайгысы
Яшен яшьнәп, күк күкрәде,
Җил чыкты, давыллады.
Болыт, ахры, кайгы яшен
Тотып кала алмады.
Нигә кайгыра бу болыт,
Нәрсәләр булган аңа?
Юк, бер болыт кына түгел,
Яшь түгә ата-ана.
Ниләр генә дәва булыр
Җанда янган бу утка?!
Кайта аларның уллары
Цинкланган табутта.
Хәлсезләнеп ава ана,
Бу аның баласымы?
«Әнкәй» дип өзелеп торган
Йөрәге парәсеме?
...Бердәнбер уллары белән
Хушлашалар аналар.
Нигә шулай кырылалар
Бер гөнаһсыз балалар?
Әниемә
Бүген синең туган көнең,
Бәхет нуры синең күзеңдә.
Һәрчак шулай шат бул, әнием,
Нур сүнмәсен синең йөзеңдә.
Туган көнең котлы булсын,
Сәламәт бул, озак яшә.
Дөньяң түгәрәк, әнием,
Без барыбыз янәшә.
Әтиемә
Өйнең яме, аш-суымның тәме,
Дөнья матур тик син булганда.
Тормыш күгем һәрчак аяз булыр
Синдәй йолдыз анда янганда.
Бәхет-шатлык гел елмайсын сиңа –
Менә шушы сиңа зур теләк.
Сәламәт бул, озын-озак яшә,
Син бит, әти, безгә бик кирәк!
Бер сер бар бугай
Әй, мәктәбем, синдә шаулап үтте
Бала чагым, үсмер чакларым.
Мәктәп елларымны, сабый чакны
Мин йөрәктә мәңге саклармын.
Күңелемә борчу килеп керсә,
Мин бит сезне уйлап юанам.
Төштә күреп балачагымны,
Мин шатланып, көлеп уянам.
Килеп керсәм әгәр мәктәбемә,
Балачакка булам кайткандай.
Канат үсә минем иңнәремә
Мәктәбемдә бер сер бар бугай.
Сагыну
Әй, авылым, төшкә керә
Шау чәчәккә баткан үзәннәр.
Зур бәхетләр тели кебек
Туган якта хәтта үләннәр.
Авылымның һәр ягында
Тезелеп утыра сакчы имәннәр,
Ә каеннар бөдрә башкайларын
Назландырып җиргә игәннәр.
Тау астында көмеш кебек
Җырлый-җырлый ага чишмә.
Үз җырында әйтә кебек
«Туган җирдән ерак китмә».
Киттем, авылым, сагыныр өчен, ахры,
Сине ташлап ерак җирләргә.
Шушы шигырь аша сәлам әйтәм
Синең якка искән җилләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев