Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

«Шәһри Чаллы» журналистының беренче китабы чыкты

Татарстан китап нәшриятында «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Айзирә Имамованың «Хыялыма таба барам» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Китапның редакторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөдире Газинур Морат. Китапка Айзирә Имамованың 43 шигыре кергән. Авторның иҗатында гадилек, кызыклы уй-фикерләр, күңел күзен үзенә тартып торган нечкә тоемлау, җанлылык чагыла. Без, редакция коллективы, Айзирәне ихластан котлыйбыз, иҗатында уңышлар телибез.

Айзирә, тәүге китабың дөнья күрде. Әле кайда бит – мөхтәрәм Татарстан китап нәшриятында! Чын күңелдән котлыйбыз, яңа иҗади үрләр телибез. Беренче китабыңны кулга алганда нинди хисләр кичердең?

– Китабымны кулга алгач, кечкенә кыз искә төште. Кара-чутыр бу кызның кулында энә һәм җеп белән тегеп ясалган китап тибында кәгазь җыелмасы. Шунда яза да белмәгән килеш нәрсәдер сызгалап чыккан бу. Янына барып: «Кызый, мә, менә сиңа чын китап, синеке», – дип әйтәсем килде. Әй, сөенер иде...

– Шигырь сиңа ни бирә?

– Тынычлык. «Дөньяның бар ишекләрен ачып, алып керә шигырь, и даһи!» – дигән Кадыйр Сибгатуллин. Менә шуның өчен язам димме...

Кайчан, ничек һәм ни өчен язасың?

– Күңелдә бер уй әйләнеп-тулганып йөри-йөри дә, ниһаять, урын таба алмый бәреп чыга. Күпчелек ул төнлә яки таң атып килгәндә йоклатмый борчып тора. Игътибар белән тыңлап карасам, сүзләр, юллар, куплетлар тезелеп китә. Шуларны иренми язып кына куясы кала.

Китабың күбрәк укучыга барып җитсен өчен нишләргә кирәк, синеңчә?

– Китап үз укучысын таба дип беләм. Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар республиканың төрле китап кибетләрендә сатыла.

Шагыйрә, блогер, журналист Айзирә Бадыйкованың киләчәккә иҗади планнары нинди?

– Яшь барган саен уйлар башка. Димәк, шигырьләр дә. Прозада үземне сыныйм, драматургия белән дә кызыксынам. Журналистиканың да әле асылын аңларга, төшенергә омтылам гына. Журфак бетергән кеше түгел бит мин. Ә социаль челтәрләр аша дөнья белән элемтәдәмен.

Иң мөһиме: син – әни кеше дә ич. Тупырдап торган улың, кызың бар. Балаларың, гаиләң, әти-әниең бу яңалыкны ничек кабул иттеләр? Алар сине укыйлармы?

– Ирем минем шөгылемне аңлап бетермәсә дә, бер дә каршы төшми. Уңышларыма сөенә. Әти-әнием – чын гади авыл кешеләре. Бәхет-тәүфыйк телиләр дә эчтән генә мин сөенгәнгә сөенеп йөриләр. Китапны алуга ук иң беренче аларга алып кайттым. Улым әле аңлап җиткермәсә дә, журналларда чыккан шигырьләрне карап утырган була. Иң нык сөенечен кызым белдерә. Мәктәптә, урамда дус кызларына: «Минем әнием – йолдыз, ул шигырьләр яза», – дип горурланып сөйләгәнен ишеткән бар.

Иҗат өчен сиңа ни этәргеч бирә: әрнүме, бәхетме? Әллә яхшы кәнәфи яисә, әйтик, затлы каһвәме?

– Әрнү яки бәхет. Кәнәфи, каһвә белән генә шигырь язып булмыйдыр ул. Алар – бизәкләр генәдер. Ә шигырь үзе – минем тормышымның бизәге.

Лилия Гыйбадуллина.

Хыялыма таба барам

Хыялланып, хыялларны

Җыйдым учка, араладым.

Чын күңелдән теләгәнен,

Иң-иңнәрен, сайланганын.

Учым тулы хыялларым,

Кая салыйм? Кая куйыйм?

Күккә карап табынганга

Ачтым учым, суздым кулым.

Бер уч хыял ай юлына

Ялганды һәм очты күккә.

Яшереп тотсам – чынга ашмас,

Белми калыр аны күк тә.

Учым җыеп, өмет тулы

Күңлем белән җиргә багам.

Чынбарлыкның юлы буйлап

(Күктән төшкән якты буйлап),

Хыялыма таба барам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев