Шигырь берләштерде
«Мәйдан» журналы һәм Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге бергәләп оештырган «Шигъри Мәйдан» проекты дәвам итә.
Бу юлы ул Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында узды.
«Шигъри Мәйдан»ның идеясе кызыклы – ул «ачык микрофон» рәвешендә оештырыла. Ягъни һәркем тамашачылар алдында чыгыш ясый – шигырь сөйли ала. Чыгыш ясарга теләвең турында алдан әйтеп, кисәтеп кую гына кирәк. Шигырьләрне сайлаганда да ирек – үз шигыреңне сөйләсәң дә ярый, үзеңә ошаган авторныкын да. Теләүчеләрнең күп булуын истә тотып, шигырь саны гына чикләнә – ул бер-икедән артмаска тиеш. Менә шундый җылы, әдәби мәҗлес.
Бу юлы да бик үзенчәлекле, кызыклы узды ул. Беренче чиратта, Чаллыда яшәп, инде мәрхүм булган олуг шагыйрьләр иҗатына игътибар бирелде – Булат Сәләхов Кадыйр Сибгатуллинның безнең бүгенге көнгә, бүгенге уй-хисләргә туры килеп торган «Пошилар» шигырен башкарды.
Үзе уйлый, үзе кыла кеше.
Үз хәлен соң кемнән сорасын?
һәр көн саен иртән:
— Дөньяларга ни булды икән? — диеп торасың.
Кадыйр абый шигъриятендәге фәлсәфи уйлануны, кешелек өчен борчылуны олуг шагыйребез Данис абый Хәйруллин шигырендә дә тоярга мөмкин иде. Данис абыйның шигырен аның хатыны Фатыйма апа Хәйруллина сөйләде.
Кешеме без, йә ясалма фәһемме без
Кая таба барабыз без, кая таба?
Әдәби мәҗлестә популяр шагыйрьләр-язучылар – Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мохияр, Зөләйха Минхаҗевалар чыгыш ясады. Яшь шагыйрә Айзирә Имамова җәй кызы образында, тәкыядан, кәрзин тотып чыкты – кәрзиненә әдәби иҗат җимешләре: яңа авторларның тәүге китаплары салынган иде.
Әдәби мәҗлестә Чаллының «Ләйсән», Түбән Каманың «Кама таңнары» әдәби берләшмәләрендә иҗат итүчеләр дә катнашты – без үзебез өчен бик күп кызыклы каләм ияләрен ачтык.
Кичәнең тантаналы мизгелләре дә булды – без, «Мәйдан» журналы редакциясе хезмәткәрләре «Авыл шагыйре» проектының «Тукай мәйданы» бәйгесенә йомгак ясадык – җиңү яулаган өч шагыйрьгә: Чаллының 77 мәктәбендә татар теле-әдәбияты укытучы Рәмзия ханым Җиһаншинага, Италиядә яшәүче юмористик шигырьләр остасы Рәмзия Шәрәфетдиновага һәм җырлар авторы Кәүсәрия Ямалиевага диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырдык. Форсаттан файдаланып, чарага «Тәүге хикәя» бәйгесендә җиңү яулаган тагын бер авторыбызны – Кукмарадан Камәрия ханым Вафинаны да чакырган идек.

Җыр-моңнар яңгырамаса, мәҗлесебезгә, әлбәттә, нидер җитми кебек тоелыр иде. Чаллының йөзек кашына әверелгән «Замана» ансамбле, танылган курайчы Рөстәм Фәттахов, гармунчы-җырчы, «Шәһри Чаллы» оештырган пятачокларда халык мәхәббәтен яулаган Фәнилә Салихова, үзешчән җырчылар Зәбир абый Хәлимов, Мөнәвир абый Калчуриннарның чыгышы шигъри кичәгә җылылык, халыкчанлык өстәде.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил абый Сафин бездә иҗади активлыкның зур булуын, уртак проектыбыз «Шигъри Мәйдан»ның әле киләчәктә дә дәвам итәчәген искәртте һәм бер сөенечле яңалыгы белән дә уртаклашты. Бүген Татарстан китап нәшрияты Чаллыда үз кибетен ачу турында сүз алып бара. Димәк, киләчәктә әдәби кичәләр, презентацияләр оештыру өчен тагын бер әдәби мәйдан барлыкка килергә мөмкин.
Ризидә Гасыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев