«Сак куеп түгел, тормышка карашны үзгәртергә кирәк»
9 яшьтә тормыш ямен, тормыш кыйммәтләрен таба алмый интегәләр, аларның «батырлык» эшләп, үзләренә игътибарны юнәлтәселәре килә. Менә шул вакытларда балалар һәм яшүсмерләр арасында тәрбия эшен көчәйтергә, аларга тормыш, гомернең адәм баласы өчен зур байлык икәнен аңлатырга кирәк.
Фәйрүзә Мостафина: «Сак куеп түгел, тормышка карашны үзгәртергә кирәк»
Соңгы вакытларда илебезнең төрле төбәкләрендә студентлар тарафыннан авыр җинаятьләр кылынды. Нәтиҗәдә дистәләрчә кешенең гомере өзелде, күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт килде, күпме язмышлар җимерелде. Бу хәлләрнең сәбәбе нидә соң? Чаллының мактаулы гражданины, педагогия фәннәре кандидаты, талантлы балалар белән эшләү буенча фәнни-эксперт советы рәистәше Фәйрүзә Зөфәровна белән әңгәмә корып, шул сорауга җавап табарга тырыштык.
– Фәйрүзә Зөфәровна, лаеклы ялда булсагыз да, сез яшь буынны тәрбияләү эшеннән читләшмәдегез. Хәзерге вакытта ниләр эшлисез?
– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, ул миңа мәгариф өлкәсенең төрле өлкәләрендә эшләргә мөмкинлек бирде. Минем әти ягыннан әби-бабаларым – 7, әни ягыннан 2 буын укытучылар. Әтиемнең әтисе мәгърифәтче Риза Фәхретдинов имзасы куелган документ буенча мулла вазифасын да башкарган. Геннар үзенекен иткән күрәмсең, мин хезмәт юлымны гади укытучы булып башлап җибәрдем. Аннары Чаллының мәгариф системасын үстерү буенча эшләргә туры килде. Хезмәт юлымның азагында укытучылар әзерли торган югары уку йорты белән җитәкчлек иттем. Хәзер инде коммерциянеке булмаган «Академия менеджмента» дигән җирдә укытучыларның белемне күтәрү белән шөгыльләнәбез. Программалар язып, РФ Президенты каршындагы фондның грантын оттык. Шул акчага мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең бушлай белемнәрен күтәрәбез.
– Сездә кемнәр укый ала?
– Балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр, башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучылары.
– Бу курсларда нинди юнәлешләргә күбрәк өстенлек бирелә?
– Сыйныф җитәкчесенең тәрбия эшенә игътибарны юнәлтәбез, чөнки Пермь, Керчь, Казан вакыйгалары юктан гына килеп чыкмады. 5, 19, 45 яшьләрдә кеше «Мин ни өчен туган?» дигән сорауга җавап табарга тырыша. 13 яшьлек балалар ярсучан, тыңламый торган булалар. Фальшны күрәләр. 19 яшьтә тормыш ямен, тормыш кыйммәтләрен таба алмый интегәләр, аларның «батырлык» эшләп, үзләренә игътибарны юнәлтәселәре килә. Менә шул вакытларда балалар һәм яшүсмерләр арасында тәрбия эшен көчәйтергә, аларга тормыш, гомернең адәм баласы өчен зур байлык икәнен аңлатырга кирәк. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына сак кую гына әлләни нәтиҗәләр бирми. Кешенең рухын, тормышка карашын үзгәртеп кенә фаҗигаләрне булдырмый калып була.
– Моңа ничек ирешергә соң?
– Бу сорауга җавапны гуманитар педагоглар Фәхретдинов, Әбугалисина, Макаренко, Ушинский һәм башкаларның хезмәтләрен укып, табып була. Риза Фәхретдиновның тәрбия дәресләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Әйтик, аның «Шәкертлек әдәбе» китабының «Мәктәп тәртипләренә буйсыну» бүлегендә мәктәптәге кагыйдәләр бәян ителгән. Анда шулай ук һөнәр һәм кәсепнең кирәклеге турында да мисаллар китерелгән: «Һөнәрсезлек сәбәпле адәм углы дөньяда тору өчен түгел, бәлки җаныннан буш калган калыпны саклар өчен дә чара таба алмас... һөнәр һәм кәсеп – фарыз соңында фарыз бер эш». Шәкертләрнең буш вакытлары турында түбәндәгеләрне язган: «Шәкертлек заманасының бар сәгатьләре белем алу белән үтмәс, бәлки кайбер буш көннәр, хәтта ки буш айлар булыр. Әгәр дә шушы вакытларда кайбер яраклы һөнәрләр хаҗәт үтәрлек булса да өйрәнелсә, файдалы. Һөнәр ашарга сорамас, әмма ашарга бирер. Дин гыйлеменнән башка – ахирәт, һөнәрдән башка дөнья төзек булмас. Дөньясы төзелмәгән кешенең ахирәте төзелмәгәне дә хәтердән чыкмасын», – дигән. Кыскасы, күренекле педагогларның хезмәтләрен ата-аналарга өйрәнергә һәм яшь буынга өйрәтергә кирәк.
– Хәзерге вакытта мәгариф системасында эшләү беркемгә дә җиңел түгел...
– Дөрес әйтәсез. Бүгенге көндә ата-аналар белән эшләве аеруча авыр. Шуны күздә тотып без «Аңлы ата-ана булу» курсы оештырдык. Бу курсларда без ата-аналар, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә балалар ни өчен гаджетларда утыра? Ни өчен аларның мәктәпкә барасы килми? дигән сорауларга җавап табарга тырышабыз. Кызганыч, без зурлар балаларның үзгәрергә теләвен аңламыйбыз. Балаларга виртуаль дөньяда яшәү җиңел һәм кызык, шуңа күрә алар социаль челтәрләр, интернет белән дус. Кызганыч, материаль дөньяда яшәүче укытучылар һәм ата-аналар күп вакытта балаларның күңелен аңламый. Хәтта еш кына ата-аналар балаларын тыңларга да вакыт тапмый. Күбесе балам мохтаҗлык күрмәсен дип, кыйммәтле телефон, айфон алып бирә дә шуның белән эш бетте дип уйлый. Бала күңелендәге бушлыкны гаилә кыйммәтләре, әхлак тәрбиясе белән тутырырга кирәк. Риза Фәхретдинов әйткәнчә, баланың буш вакытын яңа һөнәр өйрәнүгә юнәлтергә кирәк. Без үзебезнең курсларда 15, 22, 27, 13нче мәктәпләр ата-аналары һәм укытучылары белән болар хакында ачыктан-ачык сөйләштек. Безне аңладылар, бик кирәкле эш дип рәхмәт әйттеләр. Күптән түгел бер кыз 14 нче гимназия тәрәзәсеннән сикергән иде бит. Анда да лекцияләр укыдык.
– Баланың буш вакытын файдалы уздырырга дисез. Музыка мәктәпләрендә укучы талантлы балалар еш кына мәктәптәге сыйныфташлары арасында дус таба алмый.
– Җиргә туган һәрбер бала талантлы. Аны вакытында күреп үстерергә генә түгел, бу талантны җәмгыятьне яхшырту өчен кулланырга кирәк дигән фикерне сеңдерү зарур. Талантыңны сыйныфташларың, дусларың белән бүлешсәң, нәтиҗәсе күбрәк була бит.
– Сез бик күп укучылар тәрбияләгән мөгаллимә, ике бала әнисе, дүрт оныкның әбисе. Оныкларыгыз белән тәрбия темасына сөйләшергә вакытыгыз бармы?
– Минем өч оныгым мәктәптә укый. Самирә белән Сафия – беренче сыйныф, Әминә – 6нчы сыйныф укучылар. Без алар белән дә югарыда сөйләгән темалар буенча фикер алышабыз. Аларның бер сорарвын да җавапсыз калдырмыйбыз, чөнки әхлак тәрбиясен белем бирү белән бергә алып барсаң гына, шәхес тәрбияләп була. Моның өчен ата-аналарның укытучылар белән бергә эшләве зарур.
Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев